21 Шул шәһәрдә яхшы хәбәрне игълан итеп, шактый күп шәкерт әзерләгәннән соң, алар кире Ли́стра, Ико́ния һәм Антиохка киттеләр. 22 Алар шәкертләрне ныгыттылар+ һәм, иманда нык торырга өндәп: «Без Аллаһы Патшалыгына күп михнәтләр чигеп керергә тиеш»+,— диделәр.