Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яратылыш 39:7–9
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 7 Потифарның хатыны, Йосыфка күзе төшеп, аңа: «Минем белән ят»,— дия башлады. 8 Әмма Йосыф аның тәкъдимен кире кагып, болай дип җавап бирде: «Менә, мин монда булганга, хуҗам үз йортындагы бернәрсәсе турында да кайгырмый. Ул бөтен милкен минем кулыма тапшырды. 9 Бу йортта миннән бөегрәк кеше юк, һәм хуҗам синнән кала бөтен нәрсәне миңа тапшырды. Син аның хатыны бит, ничек инде мин андый явызлык эшләп, Аллаһы алдында гөнаһ кылыйм?»+

  • 1 Көринтлеләргә 6:9, 10
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 9 Тәкъва булмаган кешеләр Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак, әллә моны белмисезме?+ Алданмагыз. Фәхеш кешеләр* дә,+ потка табынучылар да,+ хыянәтчеләр дә,+ табигый булмаган җенси мөнәсәбәтләр өчен кулланыла торган ир-атлар да,+ ир-ат белән якынлык кылучы ир-атлар да,+ 10 караклар да, комсызлар да,+ эчкечеләр дә,+ башкаларны хурлаучылар да, талаучылар да Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак.+

  • Эфеслеләргә 5:5
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 5 Сезгә бит шул билгеле, сез бит шуны яхшы аңлыйсыз: һичбер фәхеш кеше* дә,+ нәҗес тә, комсыз+ (ягъни потка табынучы) кеше дә Мәсихнең һәм Аллаһының Патшалыгында мирас итеп бернәрсә алмаячак.+

  • Көләсәйлеләргә 3:5
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 5 Шул сәбәпле фәхешлек,* нәҗеслек, тыелгысыз җенси нәфес,+ зарарлы теләк һәм потка табыну белән бер булган комсызлык тудыра торган тән әгъзаларыгызны үтерегез.+

  • 1 Тисалуникәлеләргә 4:3
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 3 Изге булыгыз+ һәм фәхешлектән* ерак торыгыз+ — Аллаһының ихтыяры шул.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу