-
Гәләтиялеләргә 2:15, 16Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
15 Без башка халыкларның гөнаһ кылучы кешеләре түгел, без — тумыштан яһүдләр 16 һәм шуны таныйбыз: кеше канун эшләре аша түгел, ә Гайсә Мәсихкә иман итүе аша гына тәкъва дип игълан ителә.+ Беркем дә канун эшләре аша тәкъва дип игълан ителмәячәк, шуңа күрә без канун эшләре аша түгел, ә Мәсихкә иман итү аша тәкъва дип игълан ителер өчен, Мәсих Гайсәгә иман иттек.+
-