37 Гайсә болай дип җавап бирде: «„Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат“.+ 38 Бу — иң мөһим һәм беренче әмер. 39 Икенчесе беренчесенә охшаш: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“.+ 40 Шушы ике әмергә бөтен Канун һәм пәйгамбәрләрнең сүзләре нигезләнгән».+