Римлыларга 15:5, 6 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 5 Чыдамлык һәм юаныч бирүче Аллаһы ярдәмендә фикер йөртү рәвешегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын. 6 Шулай итеп сез бердәм рәвештә,+ бер тавыштан Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысын һәм Атасын данларсыз. 2 Көринтлеләргә 13:11 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 11 Ниһаять, кардәшләр, сөенеп, фикер йөртүегезне яңартып, юаныч алып,+ бер фикердә булып,+ тыныч-тату яшәгез,+ һәм мәхәббәт белән тынычлык Аллаһысы+ сезнең белән булыр. Эфеслеләргә 4:1 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 4 Шулай итеп, мин, Хуҗабыз хакына тоткын,+ сездән үтенәм: алган чакыруыгызга лаеклы булып яшәгез,+ Эфеслеләргә 4:3 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 3 бер-берегез белән тыныч-тату яшәгез һәм изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлегегезне саклар өчен бар көчегезне куегыз.+ Филипиялеләргә 2:2 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 2 шатлыгымны тулыландырыгыз: бер фикердә булыгыз, бер-берегезне яратыгыз, бердәм һәм фикердәш булыгыз.+
5 Чыдамлык һәм юаныч бирүче Аллаһы ярдәмендә фикер йөртү рәвешегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын. 6 Шулай итеп сез бердәм рәвештә,+ бер тавыштан Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысын һәм Атасын данларсыз.
11 Ниһаять, кардәшләр, сөенеп, фикер йөртүегезне яңартып, юаныч алып,+ бер фикердә булып,+ тыныч-тату яшәгез,+ һәм мәхәббәт белән тынычлык Аллаһысы+ сезнең белән булыр.
3 бер-берегез белән тыныч-тату яшәгез һәм изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлегегезне саклар өчен бар көчегезне куегыз.+
2 шатлыгымны тулыландырыгыз: бер фикердә булыгыз, бер-берегезне яратыгыз, бердәм һәм фикердәш булыгыз.+