-
1 Тимутигә 6:3–5Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
3 Әгәр кем дә булса башка тәгълимат өйрәтә икән, Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең файдалы күрсәтмәләре һәм Аллаһыга хезмәт итүгә кагылышлы тәгълимат+ белән килешми икән,+ 4 ул масаеп киткән, һичнәрсә аңламый.+ Ул сүзләр турында бәхәсләшергә һәм сүз көрәштерергә һәвәс,+ ә бу көнчелек, тартышу, начар шикләр тудыра, яла ягуга* китерә, 5 бозык акыллы һәм хакыйкатьне инде аңламый торган кешеләр арасында юк-бар нәрсәләр турында бетмәс ызгышлар чыгара.+ Алар, Аллаһыга бирелгәнлек — берәр нәрсә казанырга мөмкинлек, дип уйлый.+
-