15 Сезгә, филипи́ялеләр, шул да билгеле: сез яхшы хәбәр белән танышканнан соң һәм мин Македо́ниядән киткәч, миңа сездән башка һичбер җыелыш ярдәм дә итмәде, ярдәмемне дә кабул итмәде.+ 16 Ә сез миңа Тисалу́никәгә кирәклесен бер генә түгел, ә хәтта ике мәртәбә җибәрдегез.