-
Чыгыш 34:33–35Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
33 Алар белән сөйләшкәннән соң, Муса үзенең йөзен япма белән каплый иде.+ 34 Ләкин Муса, Йәһвә белән сөйләшергә дип аның хозурына чатырга кергәндә, япманы салып ташлый иде һәм аннан чыкканчыга кадәр капланмый иде.+ Аннары ул, чыгып, бирелгән әмерләрне исраиллеләргә белдерә иде.+ 35 Исраиллеләр Мусаның йөзеннән нур сибелеп торганын күрә иде. Муса йөзен япма белән каплап, Аллаһы белән сөйләшергә кергәнчегә кадәр аны салмый иде.+
-