-
1 Тимутигә 3:2–7Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
2 Шуңа күрә күзәтче тел тидермәслек, бер генә хатынның ире, гадәтләрендә тыйнак, төпле,+ җыйнак, кунакчыл,+ өйрәтергә сәләтле булсын.+ 3 Ул эчкече,+ сугыш чукмары булмасын, ә акыллы,*+ талашмаучан,+ байлык яратмаучан булсын.+ 4 Үз гаиләсе белән яхшы җитәкчелек итсен, балалары буйсынучан, яхшы тәрбияләнгән булсын.+ 5 (Чөнки кеше үз гаиләсе белән җитәкчелек итә белмәсә, Аллаһы җыелышы турында ничек кайгырта алыр?) 6 Әле генә мәсихче булып киткән кеше булмасын,+ югыйсә масаеп, Иблискә чыгарылган хөкемгә тартылыр. 7 Өстәвенә, ул хурлыкка һәм Иблис тозагына төшмәсен өчен, җыелыштан булмаган кешеләр аны яхшы яктан белсеннәр.*+
-