-
Яратылыш 27:27–29Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
27 Тегесе килде дә атасын үбеп алды. Атасы исә, киемнәреннән аңкып торган исне сизеп,+ улына үз фатихасын бирде һәм болай диде:
«Улымнан килгән ис Йәһвә фатихалаган кыр исе сыман. 28 Аллаһы сине күкләр чыгы,+ уңдырышлы җир,+ күп-күп ашлык һәм шәраб белән фатихаласын.+ 29 Халыклар сиңа хезмәт итсен, һәм милләтләр синең алда түбән иелсен. Кардәшләреңә хуҗа бул, һәм әниеңнең уллары синең алда түбән иелсен.+ Сине каһәрләгән һәркем каһәрләнгән булсын, сине фатихалаган һәркем фатихаланган булсын».+
-