-
Яратылыш 19:15, 16Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
15 Таң атканда фәрештәләр Лутны ашыктыра башлады. Алар аңа: «Әйдә, тизрәк! Үзең белән монда булган хатыныңны һәм ике кызыңны ал да шәһәрдән кач, югыйсә гөнаһлы шәһәр белән бергә син дә һәлак булырсың!»+ — дип әйтте. 16 Лут тоткарланып торганда, Йәһвә аңа үз рәхимлелеген күрсәтте:+ теге кешеләр аны, аның хатынын һәм ике кызын кулларыннан тотып шәһәрдән чыгарды.+
-