Езра
5 Шунда Һәггә́й+ пәйгамбәр һәм Иддә́й+ оныгы Зәкәрия́+ пәйгамбәр Яһүд җирендәге һәм Иерусалимдагы яһүдләргә Исраи́л Аллаһысы* исеменнән пәйгамбәрлек итте. 2 Шилтии́л улы Зәрубабы́л+ һәм Яһузада́к улы Йешуа́+ Иерусалимдагы Аллаһы йортын торгыза башлады.+ Аллаһының пәйгамбәрләре аларның яннарында булды һәм аларга булышып торды.+ 3 Ул вакытта алар янына бөек елга* аръягындагы өлкә идарәчесе Тәттана́й белән Шетәрбазна́й һәм аларның тарафдарлары килеп болай дип сорады: «Сезгә бу йортны төзергә һәм бу төзелешне тәмамларга кем кушты?» 4 Аннары алар: «Төзүчеләрнең исемнәре ничек?» — дип сорады. 5 Әмма Аллаһы яһүдләрнең өлкәннәренә булышып торды.+ Да́рийга хат җибәреп бу мәсьәлә турында рәсми җавап алынганчы, аларның эшләрен туктатмый тордылар.
6 Бөек елга аръягындагы өлкә идарәчесе Тәттанай, Шетәрбазнай һәм аның тарафдарлары — бөек елга аръягындагы түрәләр — Да́рий патшага җибәргән хатның күчермәсе түбәндә китерелә. 7 Алар аңа җибәргән шул хатта болай дип язылган:
«Да́рий патшага.
Тынычлыгыгыз мул булсын! 8 Патшага шул мәгълүм булсын: без Яһүд өлкәсендәге бөек Аллаһы йортына бардык. Йортны шул җиргә тәгәрәтеп китерелгән зур ташлардан төзиләр, ә стеналарга бүрәнәләр салалар. Кешеләр бу эштә ашкынып катнаша һәм тырышлыклар куеп уңышка ирешә. 9 Аннары без аларның өлкәннәреннән: „Сезгә бу йортны төзергә һәм бу төзелешне тәмамларга кем кушты?“ — дип сорадык.+ 10 Без шулай ук, сезгә язып хәбәр итәр өчен, җитәкчелекне үз өсләренә алган ир-атларның исемнәрен сорадык.
11 Алар мондый җавап бирде: „Без — күкләр һәм җир Аллаһысының хезмәтчеләре. Без күп еллар элек Исраилнең бер бөек патшасы төзегән йортны яңадан торгызабыз.+ 12 Әмма ата-бабаларыбыз күкләр Аллаһысын ярсыткан,+ шуңа күрә ул аларны Бабы́л патшасы калдайлы Нәбукадниза́р+ кулына биргән. Бабыл патшасы, бу йортны җимереп,+ халыкны Бабылга әсирлеккә алып киткән.+ 13 Шулай да Бабыл патшасы Кир үзенең хакимлек итүенең беренче елында Аллаһы йортын яңадан торгызырга боерган.+ 14 Кир патша шулай ук Бабыл гыйбадәтханәсеннән Аллаһы йортының алтын һәм көмеш савытларын чыгарган. Аларны Нәбукаднизар Иерусалимдагы гыйбадәтханәдән алып чыккан булган.+ Аларны Шәшбаза́р*+ исемле кешегә биргәннәр (Кир аны идарәче итеп куйган иде).+ 15 Кир аларга болай дигән: „Бу савытларны алыгыз. Барыгыз, аларны Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә кайтарыгыз. Аллаһы йорты элеккеге урынында торгызылсын“.+ 16 Шуннан соң шул Шәшбазар, килеп, Иерусалимдагы Аллаһы йортының нигезен салган.+ Ул әле дә төзелә, ләкин әле төзелеп бетмәгән“.+
17 Патша моны яхшы дип тапса, Бабылдагы патша казнасын* тикшерсеннәр һәм Кир патша Иерусалимдагы Аллаһы йортын яңадан торгызырга кушканмы, юкмы икәнен белсеннәр.+ Әлеге мәсьәлә буенча патшаның карарын безгә җибәрсеннәр иде».