Яратылыш
48 Шул вакыйгалардан соң Йосыфка: «Әтиең авырып ята»,— дигән хәбәр җиткерделәр. Шулчак Йосыф ике улы Манашше́ белән Ифраимны алып, әтисе янына китте.+ 2 Ягъкубка: «Улың Йосыф килде»,— диделәр, һәм ул бөтен көчен туплап, ятагында торып утырды. 3 Шунда Ягъкуб Йосыфка болай диде:
«Кәнга́н җирендә, Лузда, Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы миңа күренеп, үз фатихасын бирде+ 4 һәм болай дип әйтте: „Мин сине күпсанлы һәм ишле итәчәкмен. Синнән күп халыклар чыгачак.+ Мин бу җирне синең токымыңа* гасырларга мирас итеп бирәчәкмен“.+ 5 Мин Мисырга килгәнче синең монда туган ике улың минеке булыр.+ Ифраи́м белән Манашше, Руби́н һәм Шимо́н кебек, минем улларым булыр.+ 6 Әмма алардан соң туган балалар синеке булыр. Алар абыйларына биреләчәк җирдә мирас+ алыр һәм абыйларының исемнәре белән аталыр. 7 Мин Падданнан кайтканда, Ифратка+ кадәр әле ерак иде, Рәхиләм шул Кәнган җирендә минем янда вафат булды.+ Мин аны Ифратка, ягъни Бәйтлеһемгә+ бара торган юл буенда җирләдем».
8 Аннары Исраи́л, Йосыфның улларын күреп: «Болар кем?» — дип сорады. 9 «Ходай миңа монда биргән улларым»,— дип җавап бирде Йосыф.+ Моңа Исраил: «Аларны минем яныма китерче, үзләренә фатиха бирәсем килә»+,— диде. 10 Картлыктан Исраилнең күзләре начарланды, һәм ул күрә алмый иде. Йосыф үз улларын әтисе янына китерде, һәм Исраил аларны үбеп кочаклады. 11 Ул Йосыфка болай дип әйтте: «Йөзеңне күрермен дип бер дә уйламаган идем,+ әмма Аллаһы миңа балаларыңны* да күрергә мөмкинлек бирде». 12 Йосыф үз балаларын Исраилнең тезләре яныннан алды да йөзтүбән капланды.
13 Аннан соң Йосыф уң кулы белән Ифраимны,+ ә сул кулы белән Манашшены+ алып, Исраил янына китерде. Шулай итеп, Ифраим Исраилнең сул ягында, ә Манашше уң ягында иде. 14 Ләкин Ифраим кече угыл булса да, Исраил уң кулын аның башына, ә сул кулын Манашше башына куйды. Беренче угыл Манашше булса да, Исраил моны белә торып эшләде.+ 15 Аннары ул Йосыфны фатихалап болай диде:+
«Ата-бабаларым Ибраһим белән Исхак табынган Аллаһы,+
Гомерем буе минем турында кайгырткан* Аллаһы,+
16 Мине бөтен бәлаләрдән саклап торган фәрештә,+ шушы малайларга фатихаңны бирче.+
Алар минем һәм ата-бабаларым Ибраһим белән Исхакның исеме белән аталсын,
Токымнары җирдә ишле булсын».+
17 Әтисенең үзенең уң кулын Ифраим башына куйганын күргәч, Йосыфка бу ошамады. Ул әтисенең кулын Ифраимның башыннан Манашшеныкына куярга теләп, 18 Исраилгә болай диде: «Юк, әтием, бу минем беренче улым.+ Уң кулыңны аның башына куй». 19 Ләкин әтисе, аның белән ризалашмыйча, болай диде: «Беләм, улым, беләм. Аңардан да халык чыгачак, ул да бөек булачак. Шулай да энесе бөегрәк булачак,+ һәм энесенең токымы* күп халыклар кебек күпсанлы булачак».+ 20 Ул аларны шул көнне болай дип фатихалады:+
«Сине искә алып, Исраил уллары бер-берсен мондый сүзләр белән фатихаласын:
„Ходай сине Ифраим белән Манашшены фатихалаган кебек фатихаласын“».
Шулай итеп ул Ифраимны Манашшедан өстен куйды.
21 Аннан соң Исраил Йосыфка: «Тиздән гомерем өзелә инде+,— диде,— әмма Ходай һәрвакыт сезнең белән булачак һәм сезне ата-бабаларыгызның җиренә кайтарачак.+ 22 Мин исә синең өлешеңне абый-энеләреңнең өлешеннән күбрәк итеп, тагын бер җир биләмәсе* бирәм. Бу җирне мин кылычым һәм җәям белән аморлыларны җиңеп, яулап алдым».