Йошуа
15 Яһүд кабиләсенә, аларның гаиләләре өчен бүлеп бирелгән җир шул булды:+ Эдо́м+ чигенә кадәрге җирләр, Сыйн чүле һәм көньяк чигенә кадәр Нәге́б. 2 Аларның көньяк чиге Тозлы диңгез*+ кырыеннан, аның көньяк култыгыннан башланды. 3 Ул көньякка Акрабби́м битләвенә+ кадәр сузылды, Сыйнга таба үтте, ә аннары көньяктан Кады́ш-барниага+ кадәр күтәрелде, Хисрунга барды, Аддарга күтәрелде һәм Каркага таба борылды. 4 Аннары ул Асмонга+ барды һәм Мисыр елгасы үзәненә*+ кадәр сузылды. Чик диңгез* янында бетте. Бу аларның көньяк чиге булды.
5 Аларның көнчыгыш чиге Үрдү́н тамагына кадәр Тозлы диңгез* булды. Төньяк чик диңгезнең култыгыннан, Үрдүннең тамагыннан башланды.+ 6 Ул Бәйтһөгләгә+ күтәрелде һәм Бәйтарабаның+ төньягыннан үтте. Аннары чик Руби́н улы Боханның ташына+ кадәр күтәрелде. 7 Аннан соң ул Ахо́р үзәнендәге+ Дәбиргә кадәр күтәрелде, елга үзәненең көньягында урнашкан Адумми́м битләве алдындагы Гилгәлгә+ таба төньякка борылды, Эн-шеме́ш+ суларын үтте һәм Эн-раги́л+ янында бетте. 8 Чик Һинно́м улы үзәненә,+ йәвүслеләрнең+ көньяк тау битенә, ягъни Иерусалимга+ күтәрелде, аннары ул рефалылар үзәненең төньяк кырыенда торган, Һинном үзәненең көнбатыш ягына караган тау башына күтәрелде. 9 Тауның башыннан ул Нифта́х суларының чыганагына+ таба барды һәм Әфру́н тавындагы шәһәрләргә кадәр үтте. Аннары ул Багалага, ягъни Кырья́т-йәримгә+ кадәр сузылды. 10 Чик Багаладан Сәгы́йр тавына көнбатышка таба борылды һәм Йәри́м тавының төньяк битен, ягъни Кесалунны үтте, аннары ул Бәйтшемешкә+ төште һәм Тимнәне+ үтте. 11 Шуннан соң ул Әкрунның+ төньяк тау битенә таба сузылды, Шикирунга кадәр барды, Багала́ тавын үтте һәм Ябнеилгә кадәр сузылды. Чик диңгез кырыенда бетте.
12 Көнбатыш чиге Бөек диңгез*+ һәм аның яр буе булды. Бу гаиләләре буенча Яһүд токымнарының чиге булды.
13 Йошуа́, Йәһвәнең үзенә биргән боерыгы буенча, Йәфуни́ улы Кәлебкә+ Яһүд токымнары арасында өлеш, ягъни Кырьят-арбаны (Арба́ Анакның атасы иде), яисә Хебрунны+ бирде. 14 Кәле́б аннан Анакның өч улын:+ Шишә́й, Ахима́н һәм Талмайны+ — Ана́к токымнарын куып чыгарды. 15 Аннан ул Дәбирдә+ яшәүчеләргә каршы сугышка китте. (Дәби́р элек Кырьят-сефе́р дип атала иде.) 16 Шунда Кәлеб: «Кырьят-сеферне җиңеп, аны басып алган кешегә мин кызым Әхсәне хатынлыкка бирермен»,— диде. 17 Аны Кәлебнең энесе Кына́з улы+ Өтнәи́л+ яулап алды. Шуңа күрә ул кызы Әхсәне+ аңа хатынлыкка бирде. 18 Иренең өенә киткәндә, Әхсә́ ирен атасыннан кыр сорарга өндәде. Аннары Әхсә ишәгеннән төште,* һәм Кәлеб аңардан: «Син нәрсә телисең?» — дип сорады.+ 19 Ул: «Миңа фатихаңны бирче. Син миңа көньякта* җир бирдең, миңа шулай ук Гөлләтмаимны* да бир»,— диде. Шулай итеп ул аңа Түбән Гөлләтне һәм Югары Гөлләтне бирде.
20 Бу гаиләләре буенча Яһүд кабиләсенең мирасы булды.
21 Яһүд кабиләсе җиренең көньяк чикләре янындагы, Эдомның+ чикләренә кадәрге шәһәрләр менә шундый булды: Кабсии́л, Әдә́р, Ягу́р, 22 Кина́, Димона́, Адада́, 23 Кәде́ш, Хасу́р, Итна́н, 24 Зип, Тәли́м, Биалу́т, 25 Хасур-хада́т һәм Кириу́т-хисру́н, ягъни Хасур, 26 Ама́м, Шема́, Молада́,+ 27 Хаса́р-гадда́, Хишму́н, Бәйтфәле́т,+ 28 Хасар-шуа́л, Бәхи́р-шеба́,+ Бизиятә́, 29 Багала, Ии́м, Әсе́м, 30 Элтола́д, Кеси́л, Хорма́,+ 31 Зиклә́к,+ Мәдмәна́, Сансана́, 32 Либу́т, Шилһи́м, Аи́н, Римму́н+ — авыллары белән бергә барлыгы 29 шәһәр.
33 Ә Шәфелдәге+ шәһәрләр шундый булды: Иштау́л, Зора́,+ Ашна́, 34 Зануа́һ, Эн-ганни́м, Тапуа́х, Эна́м, 35 Ярму́т, Адулла́м,+ Сохка́, Азика́,+ 36 Шагараи́м,+ Адитаи́м, Гедәрә́ һәм Гедәрутаи́м* — авыллары белән 14 шәһәр.
37 Шулай ук Зена́н, Һадаша́, Мигдалга́д, 38 Дилеа́н, Миспә́, Йоктии́л, 39 Лаки́ш,+ Боска́т, Әгълу́н, 40 Каббо́н, Лаһма́с, Китли́ш, 41 Гедәру́т, Бәйтдаго́н, Нагама́ һәм Макида́+ — авыллары белән 16 шәһәр.
42 Шулай ук Либна́,+ Итә́р, Аша́н,+ 43 Ифта́, Ашна, Нәзи́б, 44 Кейла́, Акзи́б, Мәри́ш — авыллары белән 9 шәһәр.
45 Әкру́н, аңа бәйле* шәһәрләр һәм авыллар. 46 Әкруннан көнбатышка таба урнашкан Ашдо́д янындагы бөтен җирләр һәм авыллар.
47 Ашдод,+ аңа бәйле* шәһәрләр һәм авыллар; Га́за,+ аңа бәйле шәһәрләр һәм авыллар, ягъни Мисыр елгасы үзәненә кадәр, Бөек диңгезгә* һәм аның яр буе җирләренә кадәрге шәһәрләр һәм авыллар.+
48 Таулы өлкәдәге шәһәрләр шундый булды: Шами́р, Ятти́р,+ Сохка, 49 Данна́, Кырьят-санна́, ягъни Дәбир, 50 Ана́б, Иштимо́,+ Ани́м, 51 Гөше́н,+ Холо́н, Гило́+ — авыллары белән 11 шәһәр.
52 Һәм Әрә́п, Дүмә́, Эша́н, 53 Яни́м, Бәйттапуа́х, Афека́, 54 Хумта́, Кырьят-арба, ягъни Хебру́н+ һәм Сио́р — авыллары белән 9 шәһәр.
55 Мао́н,+ Карми́л, Зип,+ Йутта́, 56 Йәзрии́л, Йокди́м, Зануаһ, 57 Каи́н, Гибә́, Тимнә́+ — авыллары белән 10 шәһәр.
58 Һалху́л, Бәйтсу́р, Гөдә́р, 59 Мәгарә́, Бәйтану́т, Илтику́н — авыллары белән 6 шәһәр.
60 Кырьят-бага́л, ягъни Кырьят-йәрим+ һәм Раба́һ — авыллары белән 2 шәһәр.
61 Чүлдә шундый шәһәрләр булды: Бәйтараба́,+ Мидди́н, Сика́х, 62 Нибша́н, Тоз шәһәре һәм Эн-гәди́+ — авыллары белән 6 шәһәр.
63 Ә Иерусалимда яшәгән+ йәвүслеләрне+ Яһүд кешеләре куып чыгара алмады,+ шуңа күрә йәвүслеләр Яһүд халкы белән Иерусалимда бүгенгә кадәр яши.