Ишагыя
42 Менә минем хезмәтчем,+ мин аңа булышам!
Минем сайланганым,+ җаным аны хуплый!+
Мин аны үземнең рухым белән сугарам.+
Ул халыкларга гаделлекне ачар.+
3 Ул сынык камышны сындырып ташламас,
Пыскып янган филтәне сүндермәс.+
Ул тугры эш итеп гаделлекне ачар.+
4 Ул җирдә гаделлек урнаштырыр, көчсезләнмәс һәм арымас.+
Утраулар аның канунын* көтеп тора.
5 Күкләрне барлыкка китереп, аларны җәеп җибәргән,+
Җирне җәеп салган, андагы бар нәрсәне булдырган,+
Анда яшәүче кешеләргә сулыш биргән,+
Анда йөрүчеләргә рух биргән+
Аллаһы Йәһвә болай ди:
6 «Мин, Йәһвә, гадел эш итеп, сине чакырдым,
Сине кулыңнан тотып алдым.
7 Син сукыр күзләрне ачарсың,+
Зинданнан тоткыннарны чыгарырсың,
Караңгылыкта утыручыларны алып чыгарсың.+
8 Мин Йәһвә. Бу — минем исемем.
9 Карагыз, элек әйтелгәннәр инде үтәлде.
Хәзер мин яңа нәрсәләрне белдерәм.
Мин алар хакында алар барлыкка килгәнче сөйлим».+
10 Диңгез һәм аны тутырган нәрсәләр исәбенә яшәүчеләр,
Утраулар һәм анда торучылар,+
Йәһвәгә яңа җыр җырлагыз,+
Аны җирнең читләренә кадәр мактагыз.+
Кыялы җирләрдә яшәүче кешеләр шатланып кычкырсын,
Тау башларыннан кычкырсын.
Гаскәри сыман ашкынуын кузгатыр.+
Ул кычкырыр, әйе, ул сугышка өндәп сөрән салыр.
Ул дошманнарыннан көчлерәк икәнен күрсәтер.+
14 «Мин озак вакыт дәшмәдем.
Мин сүз катмадым һәм үземне тыеп тордым.
Хәзер исә бала тудырган хатын сыман
Ыңгырашырмын, еш һәм авыр сулармын, тыным кысылыр.
15 Мин тауларны һәм калкулыкларны харап итәрмен,
Аларның бөтен үсемлекләрен корытырмын.
16 Мин сукырларны үзләре белмәгән юлдан алып барырмын,+
Аларны билгеле булмаган сукмаклардан йөртермен.+
Алар алдындагы караңгылыкны яктылыкка әйләндерермен.+
Таулы-чокырлы җирне тигез итәрмен.+
Мин алар өчен шулай эшләрмен, мин аларны ташламам».
17 Потларга таянучылар,
Сыннарга:* «Сез безнең илаһларыбыз»,— диючеләр
Качып китәр һәм бик зур хурлыкка төшәр.+
18 Саңгыраулар, тыңлагыз.
Сукырлар, карагыз һәм күрегез.+
19 Минем хезмәтчемдәй сукыр,
Мин җибәргән хәбәрчедәй саңгырау бармы?
Әҗер алган кеше кебек сукыр,
Йәһвәнең хезмәтчесе кебек сукыр бармы?+
20 Син күпне күрәсең, ләкин игътибар бирмисең.
Колакларың ишетә, ләкин тыңламыйсың.+
22 Ләкин бу халыкны таладылар, һәм ул бөлгенлеккә төште.+
Аларның барысы чокырларга эләкте, аларны зинданнарга яптылар.+
Аларны талыйлар, ләкин беркем дә аларны коткармый,+
Бөлгенлеккә төшерәләр, ләкин: «Аларны кайтар!» — дип әйтүче юк.
23 Арагыздан моны кем тыңлар?
Кем игътибар биреп киләчәк өчен сабаклар алыр?
24 Кем Ягъкубны бөлгенлеккә төшерүчеләргә бирде?
Кем Исраилне талаучыларга бирде?
Йәһвә түгелме? Исраи́л бит аңа каршы гөнаһ кылды.
Болар аның тирәсендәге бар нәрсәне йотты, ләкин ул игътибар итмәде.+
Болар аңа каршы янып торды, ләкин ул моны йөрәгенә якын алмады.+