Маски́л. Асафның+ мәдхиясе.
78 Халкым минем, канунымны тыңла,
Авызымнан чыккан сүзләремә колак сал.
2 Мин гыйбрәтле сүз әйтергә дип авызымны ачармын,
Үткәндәге табышмакларны әйтермен.+
3 Без ишетеп белгән
Һәм аталарыбыз сөйләгән нәрсәләрне+
4 Аларның токымнарыннан яшермәбез.
Без киләчәк буынга+
Йәһвәнең мактауга лаек эшләре һәм кодрәте,+
Башкарган гаҗәеп эшләре турында сөйләрбез.+
5 Ул Ягъкуб улларына искә төшерүләр бирде,
Исраилдә канун урнаштырды.
Ул ата-бабаларыбызга
Моны үз балаларына белдерергә әмер итте,+
6 Киләчәк буын —
Әле туасы балалар моны белсеннәр өчен.+
Алар исә үз чиратында моны үз балаларына сөйләр.+
7 Шулчак алар үз ышанычын Аллаһыга баглар.
Алар Аллаһының эшләрен онытмас,+
Аның әмерләрен үтәп яшәр.+
8 Шулчак алар үзләренең ата-бабалары шикелле,
Үҗәт һәм фетнәчел буын кебек,+
Йөрәге тотрыксыз булган,+
Рухы Аллаһыга тугры булмаган буын кебек булмас.
9 Ифраимлылар җәя белән коралланган иде,
Әмма сугыш көнендә алар артка чигенде.
10 Алар Аллаһының килешүен үтәмәде,+
Аның кануны буенча йөрүдән баш тартты.+
11 Өстәвенә, алар аның башкарган эшләрен,
Үзләренә күрсәткән гаҗәеп эшләрен онытты.+
12 Ул Мисыр илендә, Суа́н җирендә,+
Ата-бабалары алдында могҗизалар кылды.+
13 Кичсеннәр дип, диңгезне икегә ярды,
Суларны диварлар итеп торгызды.+
14 Ул аларны көндезен — болыт,
Төнен ут яктылыгы ярдәмендә алып барды.+
15 Ул чүлдәге кыяларны ярды,
Аларны тирән сулардан эчерткәндәй туйганчы эчертте.+
16 Ул кыяташтан су агымнары чыгарды
Һәм суларны дәрьядай агызды.+
17 Әмма алар чүлдә Аллаһы Тәгаләгә каршы баш күтәреп,
Аңа каршы гөнаһ кылудан туктамады.+
18 Алар җаннары теләгән ризык сорап,
Үз күңелләрендә Аллаһыга каршы чыкты.+
19 Алар: «Аллаһы чүлдә табын җәя аламы соң?» — диеп,
Аллаһыдан зарланды.+
20 Менә, ул кыяга сукты,
Шунда сулар акты, су агымнары ургылды.+
Әмма алар: «Ул безгә шулай ук икмәк тә бирә аламы?
Ул үзенең халкын ит белән тәэмин итә аламы?» — диде.+
21 Йәһвә, аларны ишеткәч, бик нык ярсыды.+
Ягъкубка каршы ут+ кабынды,
Исраилгә аның ачуы кабарды.+
22 Чөнки алар Аллаһыга иман итмәде,+
Аның үзләрен коткара алуына ышанмады.
23 Шунда ул югарыдагы болытлы күкләргә әмер бирде,
Күк ишекләрен ачты.
24 Ашарларына ма́нна яудырып торды,
Күктән икмәк иңдерде.+
25 Кешеләр куәтле затларның икмәген ашады.+
Ул аларга туярлык ризык бирде.+
26 Ул күкләрдә көнчыгыш җилен кузгатты,
Үзенең кодрәте белән көньяк җилен истерде.+
27 Һәм аларга тузандай күп ит,
Диңгез комыдай күп кошлар яудырды.
28 Ул аларны үзенең тукталу урынының уртасына,
Үз чатырлары тирәли иңдерде.
29 Алар комсызланып ашады.
Ул аларга теләгәннәрен бирде.+
30 Әмма алар һаман да туймас иде,
Һәм әле ризыклары авызларында чакта
31 Аллаһының аларга ачуы кабынды.+
Ул аларның көчле кешеләрен үтерде,+
Исраилнең егетләрен һәлак итте.
32 Шуңа карамастан, алар тагы да күбрәк гөнаһ кылды+
Һәм аның гаҗәеп эшләренә иман итмәде.+
33 Шуңа күрә ул аларның көннәренә чик куйды, гүя алар сулыш кына.+
Аларның еллары көтелмәгән дәһшәтләр белән тәмамланды.
34 Әмма ул аларны һәлак итә башлаганда, алар аны эзли иде,+
Аллаһыга кире кайтып, аны эзләргә тотына иде;
35 Алар Аллаһы — үзләренең Кыясы+
Һәм Ходай Тәгалә — үзләренең Йолучысы икәнен исләренә төшерә иде.+
36 Шулай да алар аны телләре белән алдарга,
Телләре белән аңа ялганларга тырышты.
37 Йөрәкләре аңа тугрылыксыз булды,+
Алар аның килешүен тотмады.+
38 Әмма ул мәрхәмәтле иде,+
Гөнаһларын кичерде һәм аларны һәлак итмәде.+
Ачудан кызып китәр урынына
Ул күп тапкырлар үзенең ярсуын тыеп калды.+
39 Чөнки ул аларның тик кешеләр генә икәнлеген,+
Исеп үтеп, кире кайтмаган җил кебек кенә булуларын исендә тотты.
40 Ничәмә тапкыр алар чүлдә аңа каршы баш күтәрде,+
Сахрада аны рәнҗетте!+
41 Кабат-кабат Аллаһыны сынады,+
Исраилнең Изге Аллаһысын кайгыга төшерде.
42 Алар аның кодрәтен,
Үзләрен дошманнан коткарган көнне онытты,+
43 Аның Мисырда галәмәтләр күрсәткәнен+
Һәм Суан җирендә могҗизалар кылганын,
44 Нил каналларын канга әйләндергәнен+
Һәм елгаларыннан су эчә алмаганнарын онытты.
45 Ул аларны таларга кигәвен өерләре,+
Җирләрен харап итәргә бакалар җибәрде.+
46 Ул аларның уңышын — комсыз саранчага,
Хезмәт җимешләрен өерле саранчага бирде.+
47 Ул аларның йөзем агачларын — боз белән,+
Сикомор агачларын боз бөртекләре белән суктырды.
48 Ул аларның йөк хайваннарына боз яудырды,+
Малларын яшен белән суктырды.
49 Ул алар өстенә үзенең ялкынлы ачуын җибәрде,
Көчле ярсу, ачу-ризасызлык һәм газап,
Бәла китерүче фәрештәләр гаскәрен җибәрде.
50 Ул үзенең ярсуына юл чистартты,
Аларның җанын аямады,
Кизү җибәреп, аларны кырып ташлады.
51 Ахыр чиктә, ул Мисырда беренче булып туган балаларның барысын да,+
Хам чатырларында аларның ирлек куәтенең беренче җимешен һәләк итте.
52 Аннары ул үз халкын сарык көтүен чыгаргандай алып чыкты,+
Аларны чүл буйлап көтүне йөрткәндәй йөртте.
53 Ул аларны хәвеф-хәтәрсез генә алып барды,
Алар курку кичермәде.+
Диңгез сулары аларның дошманнарын күмеп китте.+
54 Ул аларны үзенең изге җиренә,+
Уң кулы белән яулап алган шушы таулы җиргә алып килде.+
55 Ул халыкларны алар алдыннан куып җибәрде,+
Үлчәү бавы белән үлчәп, аларга мирас бүлеп бирде,+
Исраи́л кабиләләрен үз йортларына урнаштырды.+
56 Ләкин алар Аллаһы Тәгаләгә гел каршы чыгып торды, аңа каршы баш күтәрде,+
һәм аның искә төшерүләренә колак салмады.+
57 Алар аны калдырды һәм ата-бабалары кебек хыянәтче,+
Бушаган җәя сыман ышанычсыз булды.+
58 Алар үзләренең изге биеклекләре белән аның күңелен рәнҗетте,+
Ясалган потлары белән аңарда көчле ярсу уятты.+
59 Аллаһы, моны күреп, бик нык ярсыды+
Һәм Исраилне тулысынча кире какты.
60 Ахыр чиктә, ул Шилодагы изге чатырны+ —
Кешеләр арасында яшәгән чатырын ташлап китте.+
61 Ул үзенең кодрәт билгесен — әсирлеккә,
Үзенең данын дошман кулына бирде.+
62 Ул үз халкын кылычтан кичертте,+
Үзенең мирасына бик нык ярсыды.
63 Аның егетләрен ут йотты,
Гыйффәтле кызларына туй җырлары җырланмады.
64 Аның руханилары кылычтан һәлак булды,+
Аларның тол калган хатыннары еламады.+
65 Шунда Йәһвә йокыдан уянгандай уянды,+
Шәрабтан айнып уянучы көчле кеше шикелле.+
66 Ул үз дошманнарын чигендерде,+
Аларны мәңгегә мәсхәрәгә төшерде.
67 Ул Йосыфның чатырын кире какты,
Ифраи́м кабиләсен сайламады.
68 Ләкин ул Яһүд кабиләсен сайлады,+
Үзенең яраткан Сио́н тавын сайлап алды.+
69 Ул үзенең изге урынын күкләр кебек какшамас итте,+
Мәңгегә урнаштырган җир кебек итте.+
70 Ул үз хезмәтчесе Давытны сайлады,+
Аны сарык утарларыннан алды,+
71 Бәрәннәрен имезгән сарыкларны караган хезмәтчесен чакырды.
Ул аны үз халкы Ягъкуб өстеннән —
Үз мирасы Исраил өстеннән көтүче итеп куйды.+
72 Ул аларны саф йөрәк белән көтте,+
Үзенең оста кулы белән йөртте.+