Ирмия
10 И Исраи́л йорты, Йәһвәнең сиңа каршы әйтелгән сүзен тыңла. 2 Йәһвә болай ди:
«Башка халыкларның юлларына өйрәнмәгез+
Һәм күкләрдәге галәмәтләрдән котыгыз алынмасын,
Алардан башка халыкларның коты алына бит.+
3 Чөнки бу халыкларның йолалары — буш нәрсә.
4 Алар аны көмеш һәм алтын белән бизәкли,+
Һәм аумасын өчен, чүкеч алып, кадаклар белән беркетеп куя.+
5 Андый потлар кыяр кырындагы карачкы сыман, алар сөйләшә алмый.+
Алар йөри алмаганга, аларны күтәреп йөрергә кирәк.+
Алардан курыкмагыз, алар бит зыян да китерә алмый,
Игелек тә кыла алмый».+
6 И Йәһвә, синдәй берәү дә юк.+
Син бөек, исемең дә бөек һәм кодрәткә ия.
7 И Халыклар Патшасы,+ синнән кем курыкмасын инде?
Җирдәге бар патшалыкларның бар зирәкләре арасында
Синдәй һичкем юк бит.+
8 Аларның барысы аңсыз һәм акылсыз.+
Агач биргән үгет-нәсыйхәт кешеләрне алдый.+
9 Таршиштан+ яссы көмеш кисәкләре алып киләләр, һәм Уфаздан алтын китерәләр.
Аларны һөнәрче һәм алтын остасы агачны каплар өчен куллана.
Бу потларның киемнәре зәңгәр җептән һәм кызгылт-шәмәхә төстәге йоннан ясалган.
Аларның барысы — осталар ясаган нәрсә.
10 Ә Йәһвә — чын Аллаһы.
Ул — тере Аллаһы+ һәм Мәңгелек Патшасы.+
Аның ачуыннан җир тетрәр,+
Бер халык та аның хөкеменә чыдый алмас.
«Күкләрне дә, җирне дә булдырмаган илаһлар
Җир йөзеннән дә, күкләр астыннан да юкка чыгар».+
12 Ул — үз кодрәте белән җирне Булдыручы,
Ул үз зирәклеге белән уңдырышлы җирне урнаштырган,+
Үзенең аңлау сәләте белән күкләрне җәйгән.+
13 Аның тавышыннан
Күкләрдәге сулар шаулый,+
Ул җир кырыйларыннан болытлар күтәрә,+
Яңгыр яудырып, яшен яшьнәтә,*
Үзенең амбарларыннан җил истерә.+
14 Һәркем акылсыз эш итә, беркемнең дә белеме юк,
Кисеп һәм уеп ясалган пот аркасында һәр алтын остасы оятка калыр,+
Чөнки аның потлары* — ялган нәрсә,
15 Алар — буш нәрсә һәм адәм көлкесе.+
Аларның җавапка тартылачак көннәре килгәч, алар юкка чыгар.
16 Ягъкуб Аллаһысы* андый нәрсәләргә охшаш түгел,
Ул — барысын Барлыкка Китерүче,
Аның мирасының иң кыйммәтле өлеше — Исраил.+
Аның исеме — Гаскәрләр Иясе Йәһвә.+
17 И камалышта яшәүче хатын,
Җирдән үз әйберләреңне җыеп ал.
18 Чөнки Йәһвә болай ди:
19 Яраларым аркасында кайгырам!+
Яраларым төзәлмәслек.
Мин болай дидем: «Бу минем чирем, һәм мин аның белән яшәргә тиешмен.
20 Чатырымны тар-мар иткәннәр, бауларын өзеп ташлаганнар.+
Улларым мине ташлап китте, алар инде юк.+
Чатырымны җәяр өчен һәм аның тукымасын торгызыр өчен һичкем калмады.
Шуңа күрә алар төшенеп эш итмәде,
Бар көтүләре таралып бетте».+
22 Бер хәбәр! Тыңлагыз! Ул якынлашып килә!
Яһүд шәһәрләрен буш калдырыр өчен, аларны шакалларның өне итәр өчен,+
Төньяк җиреннән дөбердәгән каты тавыш килә.+
23 И Йәһвә, мин яхшы беләм: кеше үз юлы белән идарә итә алмый.
Баручы хәтта үз адымнарына да юнәлеш бирә алмый.*+
Чөнки алар Ягъкубны йотты.+