Ишагыя
38 Шул көннәрдә Һизәкыя́ авырып китеп, үлем түшәгенә ятты.+ Аның янына Аму́з улы Ишагыя́ пәйгамбәр+ килде һәм аңа болай диде: «Йәһвә: „Йортыңдагыларга соңгы васыятеңне әйт, чөнки син аякка басмаячаксың, ә үләчәксең“,— ди».+ 2 Шунда Һизәкыя йөзе белән стенага таба борылып, Йәһвәгә болай дип дога кыла башлады: 3 «И Йәһвә, үтенәм синнән, исеңә төшерче:+ мин бит синең алда тугрылыгымны саклап, бербөтен йөрәк белән йөрдем+ һәм синең күзеңдә дөрес булганны кылып яшәдем». Шунда Һизәкыя бик каты елап җибәрде.
4 Йәһвә Ишагыягә болай диде: 5 «Кире борыл, Һизәкыя янына барып әйт:+ „Бабаң Давытның Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Мин синең догаңны ишеттем,+ күз яшьләреңне күрдем.+ Мин синең гомер көннәреңә 15 ел өстәрмен+ 6 һәм сине дә, бу шәһәрне дә Ассирия патшасының кулыннан коткарырмын, мин бу шәһәрне яклармын.+ 7 Йәһвәнең үз сүзен үтәячәген син Йәһвә биргән мондый билге аша күрерсең:+ 8 мин Әһә́з баскычына* төшеп торган күләгәне 10 киртләчкә артка күчерермен“».+ Шунда баскычка төшкән күләгә элекке урынына, 10 киртләчкә артка күчте.
9 Яһүд патшасы Һизәкыянең авырып терелгәннән соң язган сүзләре.
Мине калган елларымнан мәхрүм итәрләр».
11 Мин әйттем: «Мин Йәһне,* исәннәр җирендә Йәһне күрмәм.+
Мин үлеләр белән булганда,
Кешеләрне бүтән күзәтмәм.
Мин үз тормышымны тукучы тукыма кисәген төреп куйгандай төрдем.
Ул мине буй җепләрне кискәндәй кисә.
Таңнан төнгә кадәр син мине бетерә барасың.+
13 Мин иртәнгә кадәр үземне тынычландырам.
Ул арыслан кебек бөтен сөякләремне сындыра.
Таңнан төнгә кадәр син мине бетерә барасың.+
14 Мин яр карлыгачы һәм миләш чыпчыгы* сыман черелдәп торам.+
Күгәрчен сыман гөрлим.+
Күзләрем биеклеккә карап алҗый.+
И Йәһвә, бик хәсрәтләнәм.
Минем таянычым бул!+
15 Нәрсә әйтим соң?
Ул миңа әйтте һәм әйткәнен эшләде.
Җанымның ачынганын истә тотып,
Бөтен калган елларымда басынкы* булырмын.
Син мине аякка бастырып исән калдырырсың.+
17 Менә, тынычланасы урынга мин бик көендем.
Бөтен гөнаһларымны артыңа ташлап калдырдың.*+
Гүргә төшкәннәр синең тугрылыгыңа өметләнә алмый.+
19 Мин сине бүген мактый алгандай,
Сине тере, тере кеше мактый ала.
Синең тугрылыгың турында ата үз улларына белем бирә ала.+
20 И Йәһвә, коткар мине,
Һәм без гомеребезнең бөтен көннәрендә Йәһвәнең йортында+
Кыллы уен коралларын уйнап җырларымны җырларбыз».+
21 Аннары Ишагыя, Һизәкыя савыксын өчен, тыгызлап ясалган инҗир көлчәсе китерергә һәм аны чуан өстенә ябарга кушты.+ 22 Моңа кадәр Һизәкыя Ишагыядән: «Йәһвә йортына барачагымны нинди билге аша белермен?» — дип сораган иде.+