Беренче көринтлеләргә
5 Миңа билгеле булганча, арагызда фәхешлек,*+ хәтта башка халыклар арасында булмаган фәхешлек* урын ала, ягъни берәү үз әтисенең хатыны белән яши.+ 2 Моның белән горурланасызмы? Сез кайгырырга+ һәм андый эш кылучыны җыелыштан чыгарырга тиеш түгелме соң?+ 3 Үзем сезнең белән булмасам да, рухым сезнең белән, һәм мин, сезнең арагызда булгандай, андый эш кылучыны инде хөкем иттем. 4 Сез Хуҗабыз Гайсә исеменнән җыелганда һәм Хуҗабыз Гайсәнең кодрәте белән минем рухым да сезнең янда булганын белеп, 5 андый гөнаһлы тәэсирне юк итәр өчен, ул кешене Шайтанга тапшырыгыз.+ Моны Хуҗабыз көнендә рух* котылып калсын өчен эшләгез.+
6 Юкка гына мактанасыз. Аз гына ачыткының бөтен камырны ачытканын белмисезме әллә?+ 7 Яңа камыр булыр өчен, ачыган иске камырны алып ташлагыз, сездә ачыткы юк бит, чөнки Мәсих, безнең Паса́х бәрәнебез,+ корбан ителде.+ 8 Шуңа күрә ачыган иске камыр, шулай ук яманлык һәм явызлык ачыткысы белән түгел, ә эчкерсезлек һәм хакыйкатьнең төче икмәге белән бәйрәм итик.+
9 Мин сезгә үз хатымда, фәхеш кешеләр* белән башка аралашмагыз, дип язган идем, 10 әмма бу дөньядагы фәхеш кешеләр,*+ комсызлар, талаучылар, потка табынучылар белән бөтенләй аралашмагыз дип әйтәсем килмәгән иде, юкса сезгә бу дөньядан чыгарга туры килер иде.+ 11 Хәзер мин сезгә, үзен кардәш дип атап та, фәхеш кеше,* я комсыз,+ я потка табынучы, я башкаларны хурлаучы, я эчкече,+ я талаучы+ булып кала биргән кеше белән башка аралашмагыз,+ андый кеше белән бергә хәтта ашамагыз да, дип язам. 12 Мин җыелыштан булмаганнарны хөкем итәргә тиеш түгел. Сез җыелыштагыларны хөкем итәргә тиеш. 13 Ә җыелыштан булмаганнарны Аллаһы хөкем итә.+ «Үз арагыздан явызлык кылучыны чыгарыгыз».+