Зәкәрия
9 Аллаһының хәбәре:
«Йәһвәнең сүзе Һадра́к җиренә каршы юнәлгән,
Ул аеруча Дәмәшекъкә төбәлгән.+
(Чөнки Йәһвә адәмнәрне
Һәм Исраилнең бөтен кабиләләрен күздән кичерә.)+
3 Тир үзенә камау валы* төзеде.
Ул тузандай күп көмеш,
Урам пычрагыдай күп алтын туплады.+
Шәһәрне ут ялмап алачак.+
5 Ашкело́н, моны күреп, куркуга төшәчәк;
Га́за каты газап кичерәчәк,
Әкрунны да шул ук хәл көтә, чөнки аның өмете хурлыкка калачак.
Га́заның патшасы юк булачак,
Ашкелон бөтенләй кешесез калачак.+
7 Мин аларның авызыннан — канлы итне,
Тешләре арасыннан җирәнгеч нәрсәләрне алып ташлаячакмын.
Алардан кем калса, шул Аллаһыныкы булачак.
9 Кызым Сио́н, чиксез куан!
Иерусалим, тантана белән аваз сал!
Кара! Синең патшаң сиңа килә.+
10 Мин Ифраимның сугыш арбаларын,
Иерусалимның атларын юк итәм.
Гаскәриләрнең ук-җәясе тартып алыначак.
Ул халыкларга тынычлык игълан итәчәк.+
11 Әй хатын,* сиңа килгәндә, минем белән синең арада төзелгән килешү каны нигезендә
Мин тоткыннарыңны сусыз чокырдан чыгарачакмын.+
12 Өметләре булган тоткыннар,+ ныгытмага кайтыгыз.
Бүген мин сиңа әйтәм:
„Әй хатын, мин сине икеләтә фатихалармын.+
Әй Сион, мин синең улларыңны күтәрермен,
Греция, синең улларыңа каршы.
Сине* мин сугышчы кылычыдай итәрмен“.
14 Йәһвәнең үз халкы белән булуы ап-ачык күренәчәк,
Аның угы яшен тизлегедәй очып чыгачак.
Аллаһы Тәгалә Йәһвә мөгез кычкыртып,+
Көньяк давылыдай һөҗүм итәчәк.
Алар сөенәчәк, шәраб эчкәндәй шатланып кычкырачак.
16 Ул көнне Аллаһылары Йәһвә аларны —
Үз көтүен, үз халкын коткарачак,+
Чөнки алар аның җирендә таҗның асылташлары күк ялтырап торачак.+
Күркәмлеге шундый гаҗәеп!
Ашлыктан егетләр гөрләп үсәчәк,
Яңа шәрабтан кызлар чәчәк атачак.+