Ирмия
49 Йәһвә амунлылар+ турында болай ди:
«Әллә Исраилнең уллары юкмы?
Әллә аның мирасчысы юкмы?
Нигә Мәлка́м+ Гәд биләмәсен алды?+
Нигә аның халкы Исраилнең шәһәрләрендә яши?»
2 «„Шуңа күрә шундый көннәр якынлаша ки,— ди Йәһвә,—
Мин амунлылар шәһәре Рабаһка+ каршы сугышка өндәп оран* салырмын.+
Ул ташландык хәрабәләр өеменә әйләнер,
Һәм аңа бәйле* шәһәрләргә ут төртерләр“.
„Исраи́л үзен биләмәсез калдырган кешеләрнең биләмәсен алыр+,— ди Йәһвә.—
3 И Хишбу́н, үкереп ела, чөнки Гай тар-мар ителде!
И Рабаһка бәйле шәһәрләр, кычкырыгыз.
Матәм киеме киегез.
Үкереп елагыз һәм таш абзарлар* арасында каңгырып йөрегез,
Чөнки Мәлкам үз руханилары һәм мирзалары белән бергә
Әсирлеккә китәр.+
Син үз байлыгыңа таянасың
Һәм: „Миңа каршы кем чыгар?“ — дисең“».
5 «Мин бар күршеләреңнән,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә,—
Сиңа куркыныч бер нәрсә китерермен.
Сине бар якларга таратырлар,
Качкан кешеләреңне беркем дә җыймас».
6 «„Әмма соңрак мин әсирлеккә киткән амунлыларны җыярмын“,— ди Йәһвә».
7 Эдо́м турында Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:
«Әллә Теманда зирәклек калмадымы?+
Төшенүчән кешеләрнең яхшы киңәшләре юкка чыктымы?
Әллә аларның зирәклеге беттеме?
8 Качыгыз! Чигенегез!
И Диданда+ яшәүчеләр, барыгыз һәм түбәнрәк төшеп яшеренегез!
Чөнки Исауга игътибарымны туплар вакыт җиткәч,
Мин аңа бәла китерермен.
9 Йөзем җыючылар сиңа килгән булса,
Алардан соң калдыклар калмас идеме?
Төнлә караклар кергән булса,
Алар күпме теләсәләр, шулкадәр генә алып китәрләр иде.+
10 Мин исә Исауны шәрә калдырырмын.
Мин аның яшеренер урыннарын ачармын,
Һәм ул яшеренә алмас.
12 Йәһвә болай ди: «Ярсу касәсеннән эчәргә хөкем ителмәгән кешеләр аннан эчәргә тиеш икән, син җәзасыз калырсың дип уйлыйсыңмы? Син җәзасыз калмассың, чөнки син ярсу касәсеннән эчәргә тиеш».+
13 «Үзем белән ант итәм,— ди Йәһвә,— Босра́ шәһәре коточкыч нәрсә булып китәр,+ мәсхәрәгә калыр, аны җимерерләр һәм ләгънәт итәрләр. Аның бар шәһәрләре мәңгелек хәрабәләргә әйләнер».+
14 Мин Йәһвәдән хәбәр ишеттем,
Халыкларга җибәрелгән вәкил болай ди:
«Бергә җыелып, аңа каршы чыгыгыз.
Сугышка әзерләнегез».+
16 И кыяда сыенып яшәүче,
Син иң биек тауда урнаштың.
Үзең башкаларда тудырган курку да,
Үзбелдекле йөрәгең дә сине алдады.
Бөркет кебек үз ояңны биектә корган булсаң да,
Мин сине аннан бәреп төшерермен»,— дип әйтә Йәһвә.
17 «Эдом коточкыч нәрсә булып калыр.+ Аның яныннан үтеп баручы һәр кешенең, аның бар бәла-казаларын күреп, коты алыныр, һәм ул сызгырып куяр. 18 Сәдү́м белән Гамура́ һәм аларның күрше шәһәрләре юк ителгәч,+ анда яшәүче калмаган,— ди Йәһвә.— Нәкъ шулай ук Эдомда да беркем яшәмәс һәм урнашмас.+
19 Менә! Берәү тыныч көтүлекләргә каршы чыгар. Ул Үрдү́н буендагы куе куаклыклар арасыннан чыккан арысландай чыгар,+ әмма шунда мин аны аннан качарга мәҗбүр итәрмен. Мин Эдомда яшәүчеләр өстеннән сайланган берәүне билгеләрмен. Миңа тиң берәрсе бармы? Кем мине җавапка тартсын? Кайсы көтүче миңа каршы тора ала?+ 20 Шуңа күрә, и халык, Йәһвәнең Эдомга каршы чыгарылган карарын һәм аның Теманда яшәүчеләргә каршы нәрсә ниятләгәнен тыңлагыз:+
Һичшиксез, көтүнең сарык бәтиләрен сөйрәп чыгарырлар.
Ул Эдом белән Теманда яшәүчеләр аркасында аларның көтүлекләрен буш итәр.+
21 Алар аугач, шундый тавыш чыкты, хәтта җир тетрәде.
Анда кычкыру ишетелә!
Тавыш Кызыл диңгезгә+ кадәр таралды.
Ул көнне Эдом гаскәриләренең йөрәкләре
Бала тудыручы хатынныкы сыман булыр».
23 Дәмәше́къ+ турындагы хәбәр:
«Начар хәбәр ишетеп,
Хама́т+ белән Арпа́д оятка калды.
Алар куркудан коелып төште.
Халык диңгездәй дулкынлана, аны тынычландырып булмый.
24 Дәмәшекъ кыюлыгын югалтты.
Ул качар өчен борылды, әмма курку-аптырашка төште.
Бала тудыручы хатынны газап биләп алгандай,
Аны газап һәм авырту биләп алды.
25 Ни өчен соң данлыклы шәһәрнең, шатлык тулы шәһәрнең яшәүчеләре
Аны калдырып китмәде?
26 Яшь ир кешеләре аның шәһәр мәйданнарында егылыр,
Ул көнне бар гаскәриләр юкка чыгар,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.—
27 Мин Дәмәшекъ стеналарына ут төртермен,
Һәм ул Бинһададның ныгытылган манараларын йотар».+
28 Бабыл патшасы Нәбукадниза́р тар-мар иткән Кида́р+ турында һәм Хасу́р патшалыклары турында Йәһвә болай ди:
«Күтәрелегез, Кидарга барыгыз,
Һәм Көнчыгыш улларын һәлак итегез.
29 Аларның чатырларын һәм көтүләрен,
Чатыр тукымаларын һәм бар әйберләрен алып китәрләр.
Аларның дөяләрен алып чыгарлар.
Алар кидарлыларга: „Тирә-якта дәһшәт!“ — дип кычкырыр».
30 «Качыгыз, еракка китегез!
И Хасурда яшәүчеләр, барыгыз һәм түбәнрәк төшеп яшеренегез,— ди Йәһвә.—
Чөнки Бабы́л патшасы Нәбукаднизар сезгә каршы ният корды,
Сезгә каршы план төзеде».
31 «Күтәрелегез, тынычлыкта һәм иминлектә
Яшәп яткан халыкка каршы чыгыгыз,— дип әйтә Йәһвә.—
Аның ишекләре дә, бикләре дә юк. Алар аерым яши.
32 Аларның дөяләре дошман кулына эләгер,
Зур көтүләрен хәрби табыш итеп алырлар.
Мин аларны, чигә чәчләрен кыркыган кешеләрне,+
Бөтен якларга* таратырмын,
Һәр яктан аларга бәла китерермен,— ди Йәһвә.—
33 Хасур шакаллар оясына әйләнер,
Мәңгегә буш калыр.
Анда беркем дә яшәмәс,
Һәм беркем урнашмас».
34 Яһүд патшасы Сидкыянең+ идарә итүенең башында Йәһвә Ирмия́ пәйгамбәргә Ила́м+ турында сүз җиткерде: 35 «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин Иламның җәясен+ — аларның көч чыганагын сындырырмын. 36 Мин Иламга күкнең дүрт почмагыннан дүрт җил китерермен һәм аларны бөтен якларга* таратырмын. Илам кешеләре бөтен халыклар арасына таратылыр“».
37 «Мин иламлыларны үз дошманнары алдында һәм җаннарын эзләүчеләре алдында тар-мар итәрмен. Мин аларга бәла китерермен һәм көйдергеч ачуымны яудырырмын,— ди Йәһвә.— Артларыннан кылыч җибәреп, аларны юк итәрмен».
38 Йәһвә болай дип әйтә: «Мин Иламда үз тәхетемне урнаштырырмын+ һәм ул җирдә патшаны да, мирзаларны да һәлак итәрмен».
39 «Әмма соңгы көннәрдә мин Илам әсирләрен җыярмын»,— дип әйтә Йәһвә.