Ирмия
1 Хилкыя́ улы Ирмиянең* сүзе. Хилкыя Биньями́н җирендәге Анату́т+ шәһәрендә хезмәт итүче руханиларның берсе иде. 2 Амо́н+ улы Йошиянең+ — Яһүд патшасының көннәрендә, аның идарә итүенең 13 нче елында, Йәһвә Ирмиягә үз сүзен җиткерде. 3 Ул шулай ук аңа үз сүзен Йошия́ улы Йәһуәки́м+ — Яһүд патшасы көннәрендә һәм Йошия улы Сидкыянең+ — Яһүд патшасының идарә итүенең 11 нче елы тәмамланганчы җиткереп торды. Бу Иерусалим халкы бишенче айда сөргенгә җибәрелгәнче булды.+
4 Йәһвә миңа болай диде:
Мин сине халыклар өчен пәйгамбәр итеп билгеләдем».
6 Әмма мин: «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә!
Мин бит сөйли белмим,+ мин бик яшь әле»+,— дидем.
7 Шунда Йәһвә болай диде:
«Мин әле бик яшь дип әйтмә.
Чөнки син, үзеңне кем янына җибәрсәм, шуларның барысы янына барырга тиеш.
Мин сиңа әйтергә кушкан һәр нәрсәне әйт.+
9 Шуннан соң Йәһвә кулын сузып минем авызыма кагылды.+ Йәһвә болай диде: «Мин үз сүзләремне синең авызыңа салдым.+ 10 Бүген мин сине халыклар һәм патшалыклар өстеннән куйдым: тамыры белән йолкырсың һәм бәреп төшерерсең, җимерерсең һәм ватарсың, төзерсең һәм утыртырсың».+
11 Йәһвә миңа тагын болай диде: «Нәрсә күрәсең, Ирмия́?» Мин: «Бадәм агачының ботагын»*,— дидем.
12 Йәһвә миңа: «Дөрес, чөнки мин үз сүземне үтәр өчен уяу торам»,— диде.
13 «Нәрсә күрәсең?» — дип сорады Йәһвә миннән кабат. Мин: «Кайнап торган казанны, ул төньяктан көньякка таба авышкан»,— дидем. 14 Шунда Йәһвә миңа болай диде:
«Бәла-каза бу җирдәге һәр яшәүчегә
Төньяктан бәреп керер.+
15 Чөнки Йәһвә болай ди: „Мин төньяк патшалыкларының бар кабиләләрен җыям.+
Алар килер. Һәрберсе үз тәхетен
Иерусалим капкалары янына,+
Аның бар стеналары буйлап
Һәм бар Яһүд шәһәрләре янына куяр.+
16 Мин аларга бар явызлыклары өчен үз хөкемнәремне игълан итәрмен,
Чөнки алар мине ташлап китте,+
Алар башка илаһларга корбаннар яндыра*+
Һәм үзләре ясаган нәрсәләргә табына“.+
Торып бас һәм аларга мин әйтергә кушкан һәрнәрсәне әйт.
Алардан котың алынмасын.+
Югыйсә синдә алар алдында көчле курку тудырырмын.