Ирмия
5 Иерусалим урамнары буйлап үтегез,
Тирә-якка күз салып игътибар белән карагыз.
Шәһәр мәйданнарын тикшереп чыгыгыз.
Гаделлек белән эш итүче,
Тугры булырга тырышкан берәр кешене таба алырсызмы?+
Тапсагыз, мин бу шәһәрне кичерермен.
2 Алар хәтта: «Йәһвә белән ант итәбез!» — дисәләр дә,
Антлары ялган булыр иде.+
3 И Йәһвә, синең күзләрең тугрылыкны эзли түгелме?+
Син аларны җәзаладың, әмма алар уйлап та бирмәде.*
Аларның барысын диярлек һәлак иттең, әмма алар сабак алмады.+
4 Мин үземә болай дидем: «Алар гади кешеләр булса кирәк.
Алар акылсыз эш итә, чөнки Йәһвә юлын,
Үз Аллаһыларының таләпләрен белмиләр.
5 Мин күренекле кешеләр янына барып сөйләшермен,
Алар бит Йәһвә юлына,
Үз Аллаһыларының таләпләренә игътибар итәргә тиеш.+
Ләкин һәрберсе үз камытын җимергән,
Чикләрне алып ташлаган».*
6 Менә ни өчен урмандагы арыслан аларга ташлана,
Далалардагы бүре аларны һәлак итә.
Шәһәрләре янында яткан каплан уяу тора,
Шәһәрдән чыккан һәркемне ботарлап ташлый.
Чөнки алар гөнаһка баткан,
Аларның тугрылыксыз эшләре күпсанлы.+
7 Сине моның өчен ничек кичерим инде?
Синең улларың мине ташлап калдырды,
Алар Аллаһы булмаган нәрсәләр белән ант итә.+
Мин аларның ихтыяҗларын канәгатьләндердем,
Ләкин алар зина кылып торды,
Фахишә йортына көтү-көтү йөрде.
9 «Әллә мин аларны бу эшләре өчен җавапка тартмаммы? — ди Йәһвә.—
Әллә җаным андый халыктан үч алмасмы?»+
10 «Аның рәт-рәт үскән йөзем агачларына каршы чыгып аларны тар-мар итегез,
Шулай да кырып бетермәгез.+
Аның җәелеп барган үсентеләрен йолкып ташлагыз,
Чөнки алар Йәһвәнеке түгел.
11 Исраи́л һәм Яһүд йортлары
Миңа үтә хыянәтчел булды,— дип әйтә Йәһвә+.—
12 Алар Йәһвәне кире какты һәм:
Башыбызга һичнинди бәла төшмәс.
Безгә кылыч та, ачлык та янамас“,— дип торды.+
Үзләре дә сүзләре кебек булсын!»
14 Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Аллаһы Йәһвә менә нәрсә ди:
«Бу кешеләр шулай дигәнгә,
Мин сүзләремне авызыңда ут итәм.+
Бу кешеләр — утын,
Һәм шул ут аларны йотар».+
15 «И Исраил йорты, мин сиңа каршы ерактан бер халык китерәм+,— дип әйтә Йәһвә.—
Бу — күптән барлыкка килгән,
Борынгы халык.
Син аның телен дә белмисең,
Сөйләмен дә аңлый алмыйсың.+
16 Аларның ук савыты ачык кабер сыман.
Аларның һәрберсе — сугышчы.
17 Алар уңышыңны һәм икмәгеңне йотар.+
Улларыңны һәм кызларыңны йотар.
Вак һәм эре терлек көтүләреңне йотар.
Йөзем һәм инҗир агачларыңны йотар.
Алар син өметләнеп торган ныгытылган шәһәрләреңне кылычтан кичерер».
18 «Ләкин шул вакытта да,— ди Йәһвә,— мин сезне кырып бетермәм.+ 19 Алар: „Нигә Аллаһыбыз Йәһвә безне моның барысына дучар итте?“ — дип сораса, син аларга болай дип җавап бир: „Сез мине үз илегездә чит илаһларга хезмәт итәр өчен калдырдыгыз, шуңа күрә сез чит илдә ят кешеләргә хезмәт итәрсез“».+
20 Ягъкуб йортында болай дип әйтегез
Һәм Яһүдтә болай дип игълан итегез:
21 «Акылсыз һәм аңсыз халык,+ тыңла:
Күзләрең бар, әмма күрми.+
Колакларың бар, әмма ишетми.+
22 „Мине хөрмәт итмисеңме? — дип әйтә Йәһвә,—
Син минем алдымда калтырап торырга тиеш түгелме?
Мин бит комны диңгезгә чик итеп,
Гасырдан-гасырга кагыйдә итеп куйдым, һәм диңгез аны бозмаячак.
Дулкыннары бәрелеп торса да, җиңә алмыйлар.
Үкереп-үкереп торсалар да, үз чикләреннән чыга алмыйлар.+
23 Әмма бу халыкның йөрәге кире беткән һәм фетнәчел.
Алар читкә борылып үз юллары белән китте.+
24 Алар үз күңелләреннән болай дип әйтми:
„Йәһвә Аллаһыбызга курку-хөрмәт күрсәтик,
Ул бит үз вакытында яңгырлар,
Көзге яңгыр да, язгы яңгыр да бирә.
Ул, без ашлыкны урып җыя алсын өчен, билгеләнгән атналарны саклый“.+
25 Болар сезгә җинаятьләрегез аркасында бирелми.
Гөнаһларыгыз аркасында яхшылыктан мәхрүм калдыгыз.+
26 Халкым арасында явыз кешеләр бар.
Алар посып яткан кош аулаучы кешедәй күзәтеп тора.
Алар үлем тозагы корып
Кешеләрне аулый.
Шул сәбәпле алар көчле һәм бай булып киткән.
28 Алар симергән, тәннәре ялтырап тора.
Явызлыклары ташып тора.
Алар үз файдаларын эзләп,
Ятимнең хөкем эше каралганда, аны якламый.+
Ярлы кешене гаделлектән мәхрүм итә“».+
29 «Әллә мин аларны бу эшләре өчен җавапка тартмаммы? — дип әйтә Йәһвә.—
Әллә җаным андый халыктан үч алмасмы?
30 Җирдә хәтәр һәм коточкыч нәрсә булды:
Ә халкыма бу ошый.+
Әмма ахыр килгәч, нәрсә эшләрсез?»