Зәбур
Йәһвәне күктән мактагыз,+
Югарыдан мактагыз аны.
2 Бар фәрештәләре, аны мактагыз.+
Бөтен гаскәриләре, аны мактагыз.+
3 Кояш һәм ай, аны мактагыз.
Балкып торган бөтен йолдызлар, аны мактагыз.+
7 Йәһвәне җирдән мактагыз,
Әй диңгездәге зур җанварлар һәм барлык тирән сулар,
8 Яшен һәм боз, кар һәм куе болытлар,
Аның сүзен үтәүче давыллы җил,+
9 Таулар һәм бөтен калкулыклар,+
Җимеш агачлары һәм эрбет агачлары,+
10 Кыргый хайваннар+ һәм йорт хайваннары,
Сөйрәлүчеләр һәм кошлар,
11 Җирдәге патшалар һәм барлык халыклар,
Түрәләр һәм җирдәге барлык хөкемчеләр,+
Олы яшьтәгеләр һәм яшьләр.
Аның мәһабәтлеге җир белән күктән дә югарырак.+
14 Ул үз халкының көч-куәтен,*
Тугры бәндәләренең —
Үзенә якын булган халык Исраи́л улларының данын арттырыр.
Йәһне* мактагыз!