Ишагыя
8 Йәһвә миңа болай диде: «Үзеңә зур такта+ ал да анда гади каләм белән „Маһи́р-шала́л-хаш-баз“* дип яз. 2 Моны тугры шаһитләр — У́ри+ рухани һәм Ибәрәхи́ улы Зәкәрия́ язу белән расласын».
3 Аннары мин пәйгамбәр хатын* белән якынлык кылдым. Ул балага узды һәм, вакыт үткәч, бала тапты.+ Шунда Йәһвә миңа әйтте: «Аңа Маһир-шалал-хаш-баз дигән исем куш, 4 чөнки малай „Әнием!“ һәм „Әтием!“ дип дәшәргә өйрәнгәнче, Дәмәшекънең байлыкларын һәм Сама́риядә талап алынган табышны Ассирия патшасына алып китәрләр».+
5 Йәһвә миңа тагын болай диде:
6 «Бу халык Шилуаһның* тыныч кына аккан суларын кире какты,+
Рәзингә һәм Рәмали́ улына+ шатланды,
7 Шуңа күрә Йәһвә аларга каршы
Бөек елганың* көчле һәм чиксез суларын —
Ассирия патшасын+ һәм аның бар данын китерер.
Ул ургылып агып, аны үтеп чыгар һәм муенына кадәр җитәр.+
9 Әй халыклар, явызлык кылыгыз, ләкин сез тар-мар ителерсез.
Җирнең ерак якларыннан булган бар кешеләр, тыңлагыз!
Сугышка әзерләнегез, ләкин сез тар-мар ителерсез!+
Сугышка әзерләнегез, ләкин сез тар-мар ителерсез!
10 Ният корыгыз, ләкин ул җимерелер!
11 Йәһвә мине бу халыкка иярүдән кисәтер өчен үзенең көчле кулын минем өстемә куеп, болай диде:
12 «Бу халык яшерен килешү дип атаганны яшерен килешү дип атамагыз!
Алар курыккан нәрсәдән курыкмагыз
Һәм калтырамагыз.
13 Тик Гаскәрләр Иясе Йәһвәне генә изге дип санагыз,+
Аңардан гына куркыгыз
Һәм аның алдында гына калтырагыз».+
14 Ул изге урын булып китәр,
Ләкин Исраилнең ике йорты өчен
Ул абыну ташы
Һәм бәрелү кыясы булыр,+
Иерусалимда яшәүчеләр өчен
Тозак һәм ятьмә булып китәр.
15 Аларның күпләре абыныр, егылыр һәм җәрәхәтләнер.
Алар тозакка төшәр һәм тотылыр.
16 Расланган язуны төр.
Шәкертләрем арасында канунны* мөһерләп куй!
17 Мин үз йөзен Ягъкуб йортыннан борган+ Йәһвәне көтәрмен*+ һәм аңа өметләнермен.
18 Менә! Исраилдә мин һәм миңа Йәһвә биргән балалар+ Сио́н тавында яшәүче Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән бирелгән билгеләр+ һәм могҗизалар булып торабыз.
19 Алар сезгә: «Чыелдаган һәм мыгырдаган күрәзәчеләр һәм рухлар чакыручылардан сорагыз»,— дисәләр, сез шулай эшләргә тиешме? Халык үз Аллаһысыннан сорарга тиеш түгелме? Алар тереләр өчен үлеләрдән сорарга тиешме?+ 20 Юк, алар канунга һәм расланган язуга мөрәҗәгать итәргә тиеш!
Алар бу сүз буенча сөйләмәсә, аларның яктылыгы булмас.+ 21 Һәркем җирдә мескен булыр һәм ач йөрер.+ Ач һәм ачулы булганга, ул өскә карап үз патшасын һәм үз Аллаһысын каһәрләр. 22 Аннары ул җиргә карар, ә анда бәла-каза һәм караңгылык, билгесезлек, авыр вакытлар һәм дөм караңгылык кына күрер, бернинди яктылык булмас.