Беренче Елъязма
3 Давытның Хебрунда туган уллары менә болар:+ беренчесе — йәзриилле Әхинәдән+ туган Әмну́н,+ икенчесе — кармиллы Абигыядән+ туган Дания́л, 2 өченчесе — Гашу́р патшасы Талмайның кызы Магахадан туган Әбессәла́м,+ дүртенчесе — Һаҗифәдән туган Адания́,+ 3 бишенчесе — Абитәдән туган Шәфәта́й һәм алтынчысы — хатыны Әгъләдән туган Итра́м. 4 Давытның әлеге алты улы Хебрунда туды. Ул анда 7 ел да 6 ай идарә итте, ә Иерусалимда ул 33 ел идарә итте.+
5 Давытның Иерусалимда туган уллары менә болар:+ Шима́, Шуба́б, Ната́н+ һәм Сөләйман.+ Дүртесе дә Амаилнең кызы Битсәбиядән+ туды. 6 Аның бүтән тугыз улы: Ибха́р, Илишама́, Әлфәли́т, 7 Нәгә́х, Нәфи́къ, Йәфи́, 8 Илишама, Илья́д һәм Әлфәлит. 9 Болар барысы да, җарияләрдән туган улларын исәпләмәгәндә, Давытның уллары иделәр; аларның шулай ук Тама́р+ исемле кыз туганы бар иде.
10 Сөләйманнан Рихәбә́м, Рихәбәмнән+ Абия́,+ Абиядән А́са,+ А́садан Йәһшәфә́т+ туды; 11 Йәһшәфәттән Яһура́м,+ Яһурамнан Әһәзия́,+ Әһәзиядән Йәһуә́ш+ туды; 12 Йәһуәштән Амазия́,+ Амазиядән Азария́,+ Азариядән Йофа́м+ туды; 13 Йофамнан Әһә́з,+ Әһәздән Һизәкыя́,+ Һизәкыядән Манашше́+ туды; 14 Манашшедан исә Амо́н,+ Амоннан Йошия́+ туды. 15 Йошиянең уллары: беренчесе — Йохана́н, икенчесе — Йәһуәки́м,+ өченчесе — Сидкыя́,+ дүртенчесе — Шалу́м. 16 Йәһуәкимнең улы Йәкуния́,+ Йәкуниянең улы Сидкыя иде. 17 Йәкуниянең әсирлектә чакта туган уллары: Шилтии́л, 18 Малкира́м, Фида́й, Шиназа́р, Якәмия́, Хоша́м һәм Нәдәби́. 19 Фидайның уллары: Зәрубабы́л+ һәм Шимгы́й. Зәрубабылның уллары: Мәшулла́м һәм Хәнания́ (аларның Шеламитә́ исемле кыз туганнары бар иде); 20 аның шулай ук бүтән биш улы бар иде: Хашу́б, Охи́л, Бирхия́һ, Хәсәди́ һәм Юшабхәсе́д. 21 Хәнаниянең уллары: Фәлати́ һәм Яша́й. Яшайның улы* — Рифа́й. Рифайның улы* — Арна́н. Арнанның улы* — Абадия́. Абадиянең улы* — Шәхәния́; 22 Шәхәниянең угыл-оныклары бар иде. Аның улы Шемая́ иде. Шемаяның уллары: Хәттү́ш, Игә́л, Бәри́х, Нәрә́й һәм Шафа́т — барлыгы алтау. 23 Нәрәйнең уллары: Ильяна́й, Һизкия́ һәм Әзрикә́м — барлыгы өчәү. 24 Ильянайның уллары: Хәдави́, Ильяши́б, Фәла́й, Әкку́б, Йоханан, Дила́й һәм Әнани́ — барлыгы җидәү.