Яратылыш
10 Нух уллары Шем,+ Хам, Йафетның тормышы турындагы хәбәр шундый:
Туфаннан соң аларның уллары туды.+ 2 Йафетның уллары: Гомә́р,+ Маго́г,+ Мада́й, Йава́н, Түбә́л,+ Мәши́х+ һәм Тира́с.+
3 Гомәрнең уллары: Әшкина́з,+ Рифа́т һәм Түгәрмә́.+
4 Йаванның уллары: Элиша́,+ Тарши́ш,+ Китти́м+ һәм Додани́м.
5 Утрауларда телләре, кабиләләре һәм милләтләре буенча таралып яшәүчеләр әнә шулардан килеп чыккан.
6 Хамның уллары: Куш, Мисраи́м,+ Пут+ һәм Кәнга́н.+
7 Кушның уллары: Сиба́,+ Хави́л, Сабта́, Рама́х+ һәм Сабти́х.
Рамахның уллары: Шеба́ һәм Дида́н.
8 Кушның Нәмру́д исемле улы туды. Ул җир йөзендә яшәгән куәтле кешеләрнең беренчесе иде. 9 Ул Йәһвәгә каршы чыккан куәтле бер аучы иде. Шуңа күрә: «Йәһвәгә каршы чыккан куәтле аучы Нәмруд кебек»,— дип әйтәләр дә. 10 Аның патшалыгында беренче шәһәрләр* Шина́р+ җирендәге Бабы́л,+ Әре́х,+ Акка́д һәм Кәлне́ иде. 11 Аннан соң ул шул җирдән Ассириягә+ таба китте һәм Нинәвә,+ Рихабу́т-ир, Кәлә́х, 12 шулай ук Нинәвә белән Кәләх арасында Ресе́н шәһәрләрен төзеде, бу — бөек шәһәр.*
13 Мисраимның Луди́м,+ Анами́м, Ләһаби́м, Нафтухи́м,+ 14 Патруси́м,+ Каслухи́м (аңардан филистилеләр+ килеп чыккан) һәм Кафтури́м+ исемле уллары туды.
15 Кәнганның беренче булып Сидо́н,+ аннары Хит+ исемле угыллары туды; 16 аңардан шулай ук йәвүслеләр,+ аморлылар,+ гиргәшлеләр, 17 хивлеләр,+ арклылар, синлылар, 18 арвадлылар,+ зәмәрлеләр, һәм хаматлылар+ килеп чыккан. Аннан соң кәнганлылар кабиләләре төрле җирләргә таралды. 19 Кәнганлылар яшәгән җирнең чикләре Сидоннан алып Га́за+ янындагы Герарга+ кадәр, шулай ук Сәдүмгә, Гамурага,+ Адмага һәм Лаша́ янындагы Зибәимгә+ кадәр сузылган иде. 20 Үз җирләрендә кабиләләре, телләре һәм милләтләре буенча яшәгән Хамның уллары шул.
21 Шемнең дә балалары туды. Ул иң олы абыйлары Йафетның энесе* һәм бөтен Ибе́р+ улларының бабасы иде. 22 Шемнең уллары: Ила́м,+ Ашшу́р,+ Әрпәкшә́д,+ Луд һәм Ара́м.+
23 Арамның уллары: Ус, Хул, Гәти́р һәм Маш.
24 Әрпәкшәдтән Шела+ туды, ә Шеладан Ибер туды.
25 Ибернең ике улы туды. Берсенең исеме Пәле́к*+ иде, чөнки аның көннәрендә җир* бүленде. Икенчесенең исеме Йокта́н иде.+
26 Йоктаннан Әлмүдә́т, Шәли́ф, Хасармәве́т, Йара́х,+ 27 Хадора́м, Уза́л, Дыйкла́, 28 Оба́л, Абимаи́л, Шеба́, 29 Офи́р,+ Хави́л һәм Йоба́б туды. Болар барысы да Йоктанның уллары.
30 Аларның яшәгән җирләре Мешадан алып Сифарга — Көнчыгышның таулы җиренә кадәр сузылган иде.
31 Үз җирләрендә кабиләләре, телләре һәм милләтләре буенча яшәгән Шемнең уллары шул.+
32 Кабиләләре һәм милләтләре буенча яшәгән Нух улларының токымнары шул. Туфаннан соң, алар төрле халыклар булып, җир йөзе буйлап таралдылар.+