Зәбур
Дирижер өчен. Давытның җыры.
4 Ул синнән гомер сорады, һәм син аңа бирдең,+
Озын гомер бирдең мәңгегә.
5 Синең коткаруың аңа бөек дан китерә.+
Абруй һәм шөһрәт белән бүләклисең аны.
8 Синең кулың бар дошманнарыңны эзләп табар,
Уң кулың нәфрәт итүчеләреңне табар.
9 Билгеләнгән вакытта син аларга күз салгач, алар утлы мичкә ташланган төсле булыр.
Йәһвә аларны үзенең ачуы белән йотар, аларны ут ялмап кабар.+
10 Аларның токымнарын* син җир йөзеннән юк итәрсең,
Нәселләрен адәм балалары арасыннан юкка чыгарырсың.
13 И Йәһвә, куәтең белән күтәрел.
Без синең кодрәтеңә мәдхияләр җырларбыз.*