Ирмия
50 Йәһвәнең Бабы́л турында,+ калдайлылар җире хакында, Ирмия́ пәйгамбәр аша әйткән сүзе:
2 «Моны халыклар арасында әйт һәм игълан ит.
Моны билге баганасын урнаштырып игълан ит.
Берни дә яшермә!
Болай дип әйт: „Бабыл басып алынган.+
Меродахның коты алынган.
Аның сурәтләре оятка калган.
Аның җирәнгеч потларының* котлары очкан“.
3 Чөнки аңа каршы төньяктан бер халык килде.+
Ул аның илен коточкыч нәрсә итә.
Анда беркем дә яшәми.
Кеше дә, хайван да качты.
Алар аннан китте».
4 «Ул көннәрдә һәм ул вакытта,— ди Йәһвә,— Исраи́л халкы белән Яһүд халкы бергә килер.+ Алар үкереп елап барыр+ һәм үзләренең Аллаһысы Йәһвәне бергә эзләр.+ 5 Сионга таба борылып, алар шунда алып баручы юлны сорар+ һәм болай дияр: „Әйдәгез, Йәһвә белән мәңгелек килешү төзик, ул килешү онытылмас“.+ 6 Минем халкым югалган сарыклар көтүе булып калды.+ Көтүчеләре аларны юлдан читкә,+ тауларга алып китте. Алар таудан тауга каңгырып йөри. Алар үзләренең ял итү урыннарын онытты. 7 Аларга тап булганнарның барысы аларны йотты,+ аларның дошманнары: „Без гаепле түгел, чөнки алар Йәһвәгә каршы гөнаһ кылды, тәкъвалыкның яшәү урынына һәм үз ата-бабаларының өметенә — Йәһвәгә каршы гөнаһ кылды“,— диләр».
Алар аңа каршы хәрби тәртиптә чыгар.
Аны шул яктан яулап алырлар.
Аларның уклары ата-аналарны балаларыннан
Мәрхәмәтсез мәхрүм итүче гаскәринеке сыман.+
Алар уңышка ирешми кайтмый.
10 Калда́й илен хәрби табыш итеп алырлар.+
Аннан хәрби табыш алган һәркем тук булыр+,— дип әйтә Йәһвә.—
11 Минем мирасымны талаганда,+
Сез шатланып һәм сөенеп тордыгыз.+
Тана чирәмдә ничек сикерсә, сез дә шулай сикердегез.
Айгырлардай кешнәп тордыгыз.
12 Сезнең анагыз оятка калды.+
Сезне тудырган анагызның өмете өзелде.
Ул — халыклар арасында иң кечкенәсе,
Ул — сусыз чүл һәм сахра.+
13 Йәһвәнең ачу-ризасызлыгы аркасында ул яшәүчесез калыр.+
Ул бөтенләй буш калыр.+
Бабыл яныннан үтеп баручы һәркемнең, аның кичергән бар бәла-казаларын күреп,
Коты алыныр, һәм ул сызгырып куяр.+
14 Җәяне бөгүче һәркем,
Бабылга каршы һәр яктан хәрби тәртиптә чык.
15 Аңа каршы сугышка өндәп һәр яктан кычкырыгыз.
Ул бирелде.
Сез дә Бабылдан үч алыгыз.
Үзе нәрсә эшләгән булса, аңа да шуны эшләгез.+
Туймас кылыч аркасында һәркем үз халкына кайтыр,
Үз иленә качып китәр.+
17 Исраил халкы — таралган сарыклар.+ Аларны арысланнар таратты.+ Башта Ассирия патшасы аларны йотты,+ аннары Бабыл патшасы Нәбукадниза́р аларның сөякләрен кимерде.+ 18 Шуңа күрә Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин Бабыл патшасы һәм аның иле белән Ассирия патшасы белән эш иткән кебек эш итәрмен.+ 19 Мин Исраилне кире үз көтүлекләренә кайтарырмын,+ ул Кармилда һәм Башанда утлап йөрер.+ Аның җаны Ифраи́м+ белән Гила́д+ тауларында тукланыр“».
20 «Ул көннәрдә һәм ул вакытта,— ди Йәһвә,—
Исраилнең гаебен эзләрләр,
Ләкин аның гаебе булмас,
Яһүднең дә гөнаһларын тапмаслар,
Чөнки мин исән калдырганнарны кичерермен».+
21 «Миратаи́м җиренә һәм Пеку́д+ яшәүчеләренә каршы чык.
Аларны чәнчеп үтерегез һәм кырып бетерегез,— дип әйтә Йәһвә.—
Мин сезгә кушканның барысын үтәгез.
22 Бу җирдә сугыш тавышы яңгырый,
Ул зур бәла кичерә.
23 Бөтен җирнең халыкларын тар-мар итә торган тимерченең чүкече сынды! Җимерелде!+
Бабыл халыклар арасында коточкыч нәрсә булып китте!+
24 Мин сиңа, и Бабыл, тозак куйдым, һәм син шунда эләктең,
Әмма моны абайламадың.
Сине табып, яулап алдылар,+
Чөнки син Йәһвәгә каршы тордың.
Чөнки Аллаһы Тәгаләнең — Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең
Калдайлылар җирендә башкарасы эше бар.
26 Аңа каршы ерак җирләрдән чыгыгыз.+
Амбарларын ачыгыз.+
Мәетләрен ашлык өйгәндәй өегез.
Аны тулысынча тар-мар итегез.+
Аңарда берәү дә калмасын.
27 Аның бар яшь үгезләрен чалыгыз.+
Алар суелсын.
Кайгы аларга, чөнки аларның көннәре,
Аларны җавапка тарту вакыты җитте!
28 Бабыл җиреннән качып баручыларның,
Котылып качучыларның тавышы ишетелә.
Алар Йәһвә Аллаһының үч алуы турында,
Үз гыйбадәтханәсе өчен үч алуы хакында+ Сионда игълан итәр өчен йөгерә.
Аның тирәли лагерь корыгыз. Берсе дә качмасын!
Чөнки ул Йәһвәгә каршы,
Исраилнең Изге Аллаһысына каршы тәкәбберләнеп эш итте.+
30 Шуңа күрә аның яшь кешеләре шәһәр мәйданнарында ятып калыр,+
Аның бар гаскәриләре ул көнне һәлак булыр»,— ди Йәһвә.
31 Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай дип әйтә: «Менә! Мин сиңа каршы торам,+ и башбаштак Бабыл,+
Чөнки синең көнең килер, һәм мин сине җавапка тартырмын.
Мин шәһәрләреңә ут төртермен,
Һәм ул тирә-ягыңдагы бар нәрсәне йотар».
33 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:
«Исраил белән Яһүд халкын җәберлиләр,
Аларны әсир иткәннәрнең барысы аларны тотып тора,+
Аларның үз әсирләрен җибәрәсе килми.+
34 Әмма аларны кире сатып алучы* көчле.+
Аның исеме — Гаскәрләр Иясе Йәһвә.+
Ул, аларның җиренә ял бирер өчен+
Һәм Бабыл яшәүчеләрен хафалануга дучар итәр өчен,+
Судта аларның эшен һичшиксез яклар».+
35 Йәһвә болай ди: «Кылыч калдайлыларга каршы,
Бабылда яшәүчеләргә, аның мирзалары белән зирәкләренә каршы күтәрелер.+
36 Кылыч буш сүзләр сөйләүчеләргә* каршы күтәрелер, һәм алар акылсыз эш итәр.
Кылыч аның гаскәриләренә каршы күтәрелер, һәм аларның котлары алыныр.+
37 Кылыч аларның атлары белән хәрби арбаларына каршы,
Анда яшәүче төрле халыкларга каршы күтәрелер,
Шунда алар хатын-кызларга охшаш булып калыр.+
Кылыч аның хәзинәләренә каршы күтәрелер, аларны таларлар.+
38 Аның сулары юкка чыгар, алар корып бетәр.+
Чөнки Бабыл — кисеп һәм уеп ясалган потлар иле,+
Чөнки алар үз куркыныч күренешләре аркасында акылдан язгандай эш итә.
Анда беркайчан да бер кеше дә тормас,
Буыннан-буынга һичкем яшәмәс».+
40 «Аллаһы Сәдү́м белән Гамураны+ һәм аларның күрше шәһәрләрен юк иткәннән соң,+ анда беркем дә яшәмәгән кебек,— дип әйтә Йәһвә,— нәкъ шулай ук Эдомда да һичкем яшәмәс һәм урнашмас.+
41 Менә! Төньяктан бер халык килә.
42 Алар җәя һәм сөңге тоткан.+
Алар мәрхәмәтсез, алар шәфкать күрсәтмәс.+
Алар үз атларына атланып барганда,
Үкереп шаулаучы диңгездәй шаулый.+
Алар сиңа каршы, и кыз Бабыл, бергәләп хәрби тәртиптә тезелә.+
Аны газап чолгап алды,
Бала тудыручы хатын кичергән авыртуга охшаш авырту биләп алды.
44 Менә! Берәү тыныч көтүлекләргә каршы чыгар. Ул Үрдү́н буендагы куе куаклыклар арасыннан чыккан арысландай чыгар, әмма шунда мин аларны аннан качарга мәҗбүр итәрмен. Мин аның өстеннән сайланган берәүне билгеләрмен.+ Миңа тиң берәрсе бармы? Кем мине җавапка тартсын? Кайсы көтүче миңа каршы тора ала?+ 45 Шуңа күрә, и халык, Йәһвәнең Бабылга каршы чыгарылган карарын+ һәм аның калдайлылар җиренә каршы ниятләгәннәрен тыңлагыз.
Һичшиксез, көтүнең сарык бәтиләрен сөйрәп чыгарырлар.
Ул бабыллылар белән калдайлылар аркасында аларның көтүлекләрен буш итәр.+