Саннар
5 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 2 «Исраиллеләргә тукталу урыныннан һәрбер махаулы кешене,+ бүлендеге булган+ һәм мәеткә* кагылудан нәҗес булган+ һәр кешене чыгарырга әмер бир. 3 Ир-атмы ул я хатын-кызмы — аларны чыгарыгыз. Мин халкым арасында яшәгәнгә,+ халкымның тукталу урыннарын нәҗесләмәсеннәр өчен,+ аларны тукталу урыныннан читкә чыгарыгыз». 4 Исраиллеләр шулай эшләде дә: аларны тукталу урыныннан читкә чыгарды. Исраиллеләр нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде.
5 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 6 «Исраиллеләргә әйт: „Әгәр берәр ир-ат я хатын-кыз кешеләр өчен гадәти булган гөнаһ эшләп, Йәһвәгә карата тугрылыксыз эш кылса, бу кеше* гаепле булып китәр.+ 7 Ул кылган гөнаһын танырга+ һәм үз гаебе өчен тулы бәяне һәм аның биштән бер өлешен+ үзе рәнҗеткән кешегә түләргә тиеш. 8 Ләкин рәнҗетелгән кеше үлеп китсә, ә аның теге кеше биргән түләүне алырлык якын туганы булмаса, бу түләү Йәһвәгә бирелсен, һәм ул руханиныкы булыр. Рухани, сарык тәкәсе китереп, гөнаһ кылган кешене йолып алыр, һәм бу тәкә дә руханиныкы булыр.+
9 Исраиллеләр руханига китергән һәр изге иганә+ руханиныкы булып китсен.+ 10 Һәр кеше китергән изге нәрсәләр аныкы булсын. Руханига нәрсә генә китерелмәсен, ул руханиныкы булсын“».
11 Йәһвә Мусага тагын болай диде: 12 «Исраиллеләргә әйт: „Әгәр берәр кешенең хатыны юлдан язып, аңа хыянәт итсә, 13 һәм башка кеше аның белән якынлык кылса,+ ләкин бу хәл, ачыкланмый калып, иренә билгеле булмаса, нәтиҗәдә ул хатын нәҗесләнсә, әмма аңа каршы шаһит булмаса, һәм ул тотылмаса, менә нәрсә эшләргә кирәк: 14 ире көнләшеп, хатынының тугрылыгына шикләнсә, һәм хатыны чынлыкта нәҗесләнгән икән я ире көнләшеп хатынының тугрылыгына шикләнсә, ә хатыны нәҗесләнмәгән икән, 15 бу ир-ат үз хатынын һәм аның өчен ефаның уннан бер өлеше күләмендә* арпа онын рухани янына алып килергә тиеш. Ул онга май да, ла́дан да салмасын, чөнки бу — көнчелек өчен икмәк бүләге, гаепне искә төшерә торган икмәк бүләге.
16 Рухани хатынны алга чыгарып, Йәһвә алдына бастырсын.+ 17 Рухани балчык савытка изге су алсын һәм изге чатырның җир идәненнән берникадәр туфрак алып, аны суга салсын. 18 Рухани ул хатынны Йәһвә алдына бастырсын, аның чәчен таратып җибәрсен һәм кулларына искә төшерүче икмәк бүләген, ягъни көнчелек өчен китерелгән икмәк бүләген тоттырсын.+ Рухани кулында ләгънәт китерүче ачы су булыр.+
19 Аннары рухани бу хатынны ант иттерсен һәм аңа болай дисен: „Әгәр иреңнең хакимлеге астында булганда,+ башка ир-ат синең белән якынлык кылмаган икән һәм син юлдан язмагансың һәм нәҗес булмагансың икән, ләгънәт китерүче бу су сиңа зыян китермәсен. 20 Ләкин син, иреңнең хакимлеге астында булганда, нәҗесләнеп юлдан язгансың икән һәм башка ир-ат белән якынлык кылгансың икән...“+ 21 Рухани бу хатынны ләгънәт анты белән ант иттерсен һәм аңа болай дисен: „Йәһвә ботыңны* корыткач* һәм корсагыңны шештергәч, Йәһвә сине халкың арасында ләгънәт һәм каргыш әйтелгәндә телгә алына торган кеше итсен. 22 Бу ләгънәт китерүче су эчеңә керсен һәм корсагыңны шештереп, ботыңны корытсын“. Моңа бу хатын: „Амин! Амин!“* — дип әйтсен.
23 Аннары рухани бу ләгънәтләрне китапка язсын һәм аларны ачы суга юып төшерсен. 24 Шуннан соң рухани хатынга ләгънәт китерүче бу ачы суны эчертсен. Ләгънәт китерүче су аның эченә кереп, аңа газап китерер. 25 Рухани хатынның кулыннан көнчелек өчен китерелгән икмәк бүләген+ алып, аны Йәһвә алдында алга-артка селкетсен һәм икмәк бүләген мәзбәх янына алып килсен. 26 Рухани бер уч икмәк бүләген алып, аны бөтен бүләкне күрсәткән корбан итеп мәзбәхтә төтәтсен+ һәм хатынга суны эчертсен. 27 Әгәр бу хатын нәҗесләнеп, үз иренә хыянәт иткән икән, рухани аңа суны эчерткәч, ләгънәт китерүче су аның эченә кереп, аны интектерер һәм аның корсагы шешәр, боты корыр һәм бу хатын үз халкы арасында ләгънәт әйтелгәндә телгә алына торган кеше булып китәр. 28 Әмма бу хатын нәҗесләнмәгән икән һәм саф икән, ул андый җәзадан азат булыр, һәм ул авырга узып, балалар тудыра алыр.
29 Бу — көнчелек турында канун.+ Берәр хатын иренең хакимлеге астында була торып юлдан язса һәм үзен нәҗесләсә 30 яки берәр ир-ат, көнләшеп, үз хатынының тугрылыгына шикләнсә, ул аны Йәһвә алдына бастырсын, һәм рухани бөтен бу канунны аңа карата кулланырга тиеш. 31 Бу ир-ат гаепле булмас, ә аның хатыны үз гаебе өчен җавап бирер“».