Беренче көринтлеләргә
13 Әгәр миндә кешеләр һәм фәрештәләр телендә сөйләшү сәләте булып та, мәхәббәт юк икән, ул чакта мин яңгыравык кыңгырау яки чыңлавык кимвал булып киткәнмен. 2 Әгәр миндә пәйгамбәрлек итү сәләте, барлык изге серләрне аңлау, барлык белем+ һәм таулар күчерерлек көчле иман булып та, мәхәббәт юк икән, минем кылганнарым — буш* нәрсә.+ 3 Әгәр мин башкалар турында кайгыртыр өчен барлык мөлкәтемне таратсам да,+ мактаныр өчен тәнемне үлемгә тапшырсам да, ә миндә мәхәббәт булмаса,+ миңа бернинди файда юк.
4 Мәхәббәт+ түземле+ һәм игелекле.+ Мәхәббәт көнчел түгел,+ ул мактанмый, масаеп йөрми,+ 5 үзен әдәпсез тотмый,+ үз файдасын эзләми,+ ярсымый,+ яман эшләрне санап бармый.*+ 6 Ул тәкъвасызлыкка сөенми,+ ә хакыйкатькә сөенә, 7 барысына сабыр итә,+ барысына ышана,+ барысына өметләнә,+ һәрчак нык кала.+
8 Мәхәббәт мәңгелек.* Ә пәйгамбәрлек итү, төрле телләрдә сөйләшү* сәләте һәм белем булса да, алар юкка чыгачак. 9 Безнең белемебез дә, пәйгамбәрлек итүебез дә өлешчә генә бит,+ 10 ә инде тулы булгач, өлешчә генә булганы юкка чыгачак. 11 Сабый чагымда мин сабыйларча сөйләдем, сабыйларча уйладым, сабыйларча фикер йөрттем, ә инде хәзер, үсеп җиткәч, сабый чагымдагыларны ташладым. 12 Хәзер без калай көзгедән күргәндәй тонык күрәбез, ә аннары йөзгә-йөз очрашкандай ачык күрәчәкбез. Хәзер белемем өлешчә, әмма аннары, Аллаһы мине тулысынча белгән кебек, белемем тулы булачак. 13 Ә хәзер иман, өмет һәм мәхәббәт — шушы өчәү кала бирә. Әмма аларның иң бөеге — мәхәббәт.+