Яратылыш
6 Җир йөзендә кешеләр саны арта барды, һәм аларның кызлары туа иде. 2 Ул вакытта фәрештәләр*+ җирдәге кызларның чибәр булуларын күреп, алар арасыннан үзләренә хатыннар сайлап ала башлады. 3 Шунда Йәһвә болай диде: «Мин* адәм балаларын мәңге түзеп тормам,+ чөнки алар бары тик үлемле кешеләр генә.* Шуңа күрә аларга 120 ел калды».+
4 Ул көннәрдә һәм аннан соң да фәрештәләр җирдәге кызлар белән якынлык кылып яшәвен дәвам иттеләр һәм алардан әзмәверләр* туа иде. Бу әзмәверләр борынгы заманнарда көчле һәм танылган кешеләр иде.
5 Йәһвә кешеләрнең җирдә явызлыкка батканын һәм күңелләрендәге барлык уй-фикерләре һәрвакыт начарлыкка гына юнәлгәнен күрде.+ 6 Йәһвә кешеләрне барлыкка китергәненә үкенде,* һәм аның күңеле кырылды.*+ 7 Шуңа күрә Йәһвә болай диде: «Мин үзем барлыкка китергән кешеләрне, йорт хайваннарын, күкләрдә очучы тереклекне һәм хәрәкәт итүче башка хайваннарны җир йөзеннән юк итәм, чөнки мин кешене барлыкка китергәнемә үкенәм». 8 Нух исә Йәһвәнең хуплавына иреште.*
9 Нух тормышы турындагы хәбәр шундый:
Нух тәкъва+ һәм үз замандашлары арасында саф* кеше иде. Ул Аллаһы юлында* йөрде.+ 10 Вакыт узу белән Нухның Шем, Хам, Йафе́т исемле өч улы туды.+ 11 Әмма кешеләр Аллаһы алдында бозылды, һәм җир җәбер-золым белән тулды. 12 Аллаһы кешеләрнең бозык булуларын күрде.+ Җирдә яшәүче һәркем бозык юлдан йөри иде.+
13 Шунда Аллаһы Нухка болай диде: «Мин бөтен кешеләрне юк итәргә булдым, чөнки җир алар аркасында җәбер-золым белән тулды. Мин аларны да, җирне дә һәлак итәчәкмен.+ 14 Үзеңә чәерле агачтан* көймә* яса.+ Көймәдә бүлмәләр булсын, һәм аның эчен-тышын сумалала.+ 15 Көймәнең озынлыгы 300, киңлеге 50, ә биеклеге 30 терсәк* булсын. 16 Көймәдә якты булсын өчен, түбә астында бер терсәк биеклегендә тәрәзә* яса. Көймәнең бер ягында керү урыны булсын.+ Эчендә беренче, икенче һәм өченче катларын яса.
17 Мин исә җиргә туфан сулары+ китереп, күк астындагы яшәү сулышы* булган барлык тереклекне юк итәчәкмен. Җир йөзендә яшәүчеләрнең һәммәсе дә һәлак булачак.+ 18 Әмма синең белән мин килешү төзим. Угылларың, хатының һәм киленнәрең белән бергә көймәгә кер.+ 19 Тереклек+ исән калсын өчен, һәрбер төреннән икешәрне көймәгә керт. Алар ата һәм ана җенесле булсын.+ 20 Исән калсыннар өчен, күктә очучы тереклек, йорт хайваннары һәм хәрәкәт итүче башка хайваннарның һәрбер төреннән икешәр хайван синең белән көймәгә керсен.+ 21 Син исә, үзең өчен һәм хайваннар өчен төрле-төрле ризыклар җыеп, үзең белән ал».+