Яратылыш
17 Ибрамга 99 яшь булганда, аңа Йәһвә күренеп болай диде: «Мин Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһымын. Минем юлымнан йөр һәм саф* бул. 2 Һәм мин, синең белән төзегән килешүемне раслап,+ токымыңны ишәйтәчәкмен».+
3 Шунда Ибра́м йөзтүбән капланды, һәм Аллаһы үз сүзен дәвам итте: 4 «Менә, мин синең белән килешү төзедем,+ син күп халыкларның атасы булачаксың.+ 5 Исемең инде Ибрам* түгел, ә Ибраһим* булачак. Чөнки мин сине күп халыкларның атасы итәчәкмен. 6 Синең токымыңны бик тә, бик тә ишле итәчәкмен, һәм синнән халыклар һәм патшалар чыгачак.+
7 Синең һәм булачак токымыңның* Аллаһысы булыр өчен, мин синең белән һәм токымыңның* барлык буыннары белән төзегән мәңгелек килешүемне үтәячәкмен.+ 8 Син чит ил кешесе булып яшәгән шул җирне+ — бөтен Кәнга́н җирен — сиңа һәм синең токымыңа* гасырларга мирас итеп бирәм, һәм мин аларның Аллаһысы булачакмын».+
9 Аллаһы Ибраһимга шулай ук болай диде: «Син дә, синең барлык токымнарың* да минем килешүемне үтәргә тиеш. 10 Синең белән төзегән һәм син дә, токымнарың* да үтәргә тиешле килешүем шундый: арагыздагы һәрбер ир заты сөннәткә утыртылырга тиеш.+ 11 Сез сөннәтле булырга тиеш, һәм бу минем белән сезнең арада төзелгән килешүемнең билгесе булыр.+ 12 Өегездә туган һәрбер ир бала сигезенче көнне сөннәткә утыртылсын.+ Шулай ук синең токымыңнан* булмаган чит ил кешеләреннән сатып алынган барлык ир затлары сөннәтле булсын. Мондый тәртип буыннан-буынга дәвам итсен. 13 Синең йортыңда туган һәм акчаңа сатып алынган һәр ир кеше сөннәткә утыртылсын,+ һәм тәннәрегездәге бу билге сезнең белән гасырларга төзелгән килешүемә дәлил булып торсын. 14 Берәр ир заты сөннәткә утыртылмаса, ул* үтерелергә тиеш, чөнки ул минем килешүемне бозган була».
15 Шуннан соң Аллаһы Ибраһимга болай диде: «Хатының Сараяны+ исә бүтән Сарая́* дип атама, хәзер аның исеме Сара́* булыр. 16 Мин аны фатихалармын, һәм ул сиңа угыл тудырыр;+ мин аны фатихалармын, һәм аңардан халыклар, патшалар чыгар». 17 Шунда Ибраһим йөзтүбән капланды. Аннан соң көлеп, үз күңеленнән:+ «Әллә 100 яшьлек кешенең баласы булырмы? 90 яшьлек Сара бала тудырырмы?»+ — дип уйлап куйды.
18 Шуннан соң Ибраһим Аллаһыга: «И, Исмәгыйльне фатихаласаң иде!»+ — дип ялварды. 19 Моңа Аллаһы болай диде: «Хатының Сара сиңа угыл табачак, аңа Исхак*+ дип исем куш. Мин аның белән аңардан соң булачак токымнар* өчен мәңгелек килешү төзиячәкмен.+ 20 Исмәгы́йль турындагы үтенечеңне мин ишеттем. Менә, мин аны фатихалап, токымын ишәйтәчәкмен һәм бик тә, бик тә арттырачакмын. Аңардан 12 башлык килеп чыгачак, һәм мин аңардан бөек халык булдырачакмын.+ 21 Әмма килешүемне мин Исхак белән төзим.+ Сара аны киләсе елны нәкъ шушы вакытта тудырачак».+
22 Ибраһим белән сөйләшкәннән соң, Аллаһы аның яныннан китте. 23 Нәкъ шул көнне Ибраһим, Аллаһы кушканча, үз улы Исмәгыйльне, йортында туган һәм акчага сатып алынган барлык ир затларын сөннәткә утыртты.+ 24 Сөннәткә утыртылганда Ибраһимга 99 яшь иде.+ 25 Ә улы Исмәгыйль сөннәткә утыртылганда аңа 13 яшь иде.+ 26 Шул көнне Ибраһим да, улы Исмәгыйль дә сөннәтле булды. 27 Йортындагы барлык кешеләр, өендә туган һәм чит ил кешеләреннән акчага сатып алынган һәркем аның белән бергә сөннәткә утыртылды.