Зәкәрия
6 Шуннан соң мин кабат күзләремне күтәреп карадым һәм ике тау арасыннан чыгып барган дүрт арбаны күрдем. Ул таулар бакыр таулар иде. 2 Беренче арбага — кызыл атлар, икенче арбага кара атлар җигелгән иде.+ 3 Өченче арбага — ак атлар, ә дүртенче арбага тимгел, алмачуар атлар җигелгән иде.+
4 Мин үзем белән сөйләшкән теге фәрештәдән: «Әфәндем, нәрсә бу?» — дип сорадым.
5 Фәрештә миңа болай диде: «Болар — бөтен җирнең Хуҗасы+ алдына килеп басканнан соң чыгып баручы дүрт рухи зат.+ 6 Кара атлар җигелгән арба төньяк җиргә юнәлә.+ Ак атлар — диңгезнең аръягына, ә тимгел атлар көньяк җиргә бара. 7 Алмачуар атлар җирне гизеп чыгарга атлыгып торды». Аннары ул: «Барыгыз җирне гизеп чыгыгыз»,— диде. Һәм алар җирне гизәргә чыктылар.
8 Аннары фәрештә миңа: «Әнә, төньяк җиргә баручылар Йәһвәнең төньяк җиргә каршы купкан ачуын* йомшартты»,— диде.
9 Йәһвә миңа кабат үз сүзен җиткерде: 10 «Хилда́й, Табия́х һәм Ядайдан сөргендә яшәгән халыктан алып килгән нәрсәләрне ал да шул ук көнне Бабылдан килгәннәр белән бергә Сафуния́ улы Йошия́ йортына бар. 11 Көмеш һәм алтын алып, таҗ* яса һәм аны Яһузада́к улы баш рухани Йошуаның башына кидер.+ 12 Аңа әйт: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Менә Үсенте+ дип аталган кеше. Ул үз урыныннан үсеп чыгып, Йәһвәнең гыйбадәтханәсен торгызачак.+ 13 Йәһвәнең гыйбадәтханәсен ул торгызачак һәм аңа дан-шөһрәт биреләчәк. Ул үз тәхетенә утырачак, хакимлек итәчәк һәм, тәхетендә утырып, рухани да булачак.+ Аның шушы ике вазифасы* бер-берсе белән ярашып торачак. 14 Таҗ* Хәлә́м,* Табиях, Яда́й+ һәм Сафуния улы Хән* турында истәлек булып Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә калачак. 15 Һәм ерак җирләрдә яшәүчеләр, килеп, Йәһвәнең гыйбадәтханәсен торгызуда катнашачак“. Аллаһыгыз Йәһвәне тыңламый калмагыз! Шулчак сез мине сезнең яныгызга Гаскәрләр Иясе Йәһвә җибәргәнен беләчәксез“».