Беренче Елъязма
25 Шуннан соң Давыт һәм төркемнәрнең җитәкчеләре Асафның, Химанның һәм Ядитунның+ токымнарыннан кайберәүләрне арфа, кыллы уен коралларында уйнап+ һәм кимваллар кагып+ Аллаһыга мәдхияләр җырлау* хезмәте өчен аердылар. Бу хезмәткә билгеләнгән кешеләрнең исемнәре түбәндә китерелә. 2 Аса́ф улларыннан: Заку́р, Йосы́ф, Нитани́ һәм Әшари́л. Алар белән патша җитәкчелеге астында пәйгамбәрлек иткән Асаф үзе җитәкчелек итте. 3 Ядиту́н+ улларыннан: Гәдали́, Сәри́, Яшая́х, Шимгы́й, Хәшәби́ һәм Маттафия́+ — барлыгы алтау. Алар белән аталары Ядитун җитәкчелек итте. Ул Йәһвәгә рәхмәтләр белдереп, мәдхияләр җырлап, арфа көенә пәйгамбәрлек итте.+ 4 Хима́н+ улларыннан: Бакыя́һ, Маттания́, Узии́л, Шәбуи́л, Яриму́т, Хәнания́, Хәнани́, Ильята́, Гыйлда́т, Рамамтиезе́р, Йошбикә́ш, Малути́, Хәти́р һәм Маһазия́т. 5 Боларның барысы да патшага күренешләр тапшырган һәм Аллаһы турында сөйләп, аны данлаган* Химанның уллары иде. Шулай итеп, Аллаһы аны 14 угыл һәм 3 кыз биреп фатихалады. 6 Аларның һәммәсе дә Йәһвә йортында аталарының җитәкчелеге астында кимваллар кагып, кыллы уен кораллары һәм арфа+ көенә җырлап, Аллаһы йортында хезмәт иттеләр.
Асаф, Ядитун һәм Химан патшаның җитәкчелеге астында иде.
7 Алар һәм аларның кан кардәшләре — барлыгы 288 кеше — Йәһвә өчен җырларга өйрәтелгән оста җырчылар иде. 8 Һәммәсенең дә — зурысының һәм кечесенең, остасының һәм укучысының — вазифалары жирәбә салып+ бүленде.
9 Беренче жирәбә Асаф улы Йосыфка+ төште, икенчесе — Гәдалигә+ һәм аның туганнары белән улларына — барлыгы 12 кеше; 10 өченчесе — Закурга+ һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 11 дүртенчесе — Изригә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 12 бишенчесе — Нитанига+ һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 13 алтынчысы — Бакыяһка һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 14 җиденчесе — Йәсарилгә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 15 сигезенчесе — Яшаяхка һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 16 тугызынчысы — Маттаниягә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 17 унынчысы — Шимгыйга һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 18 унберенчесе — Әзарилгә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 19 уникенчесе — Хәшәбигә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 20 унөченчесе — Шубаилга+ һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 21 ундүртенчесе — Маттафиягә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 22 унбишенчесе — Ярамутка һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 23 уналтынчысы — Хәнаниягә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 24 унҗиденчесе — Йошбикәшкә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 25 унсигезенчесе — Хәнанигә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 26 унтугызынчысы — Малутига һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 27 егерменчесе — Ильятага һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 28 егерме беренчесе — Хәтиргә һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 29 егерме икенчесе — Гыйлдатка+ һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 30 егерме өченчесе — Маһазияткә+ һәм аның уллары белән туганнарына — барлыгы 12 кеше; 31 егерме дүртенчесе Рамамтиезергә+ һәм аның уллары белән туганнарына төште — барлыгы 12 кеше.