Зәбур
ӨЧЕНЧЕ КИТАП
(73—89 мәдхияләр)
Асафның+ җыры.
73 Аллаһы Исраилгә, бигрәк тә саф күңеллеләргә карата, чын мәгънәдә игелекле.+
7 Муллыктан аларның күзләре бүлтәеп чыккан,
Алар күңелләрендәге уй-хыялларыннан да уздырып җибәрә.
9 Алар биек күктән сөйләгәндәй сөйли,
Телләре белән ни теләсә, шуны сөйләп, җир өстендә кукраеп йөри.
10 Шуңа аның халкы аларга иярә,
Аларның мул суыннан эчә.
12 Әйе, явызлар шундый, тормышлары һәрвакыт җиңел.+
Алар мал-мөлкәтләрен арттырып тора.+
13 Юкка гына мин йөрәгемне саф көенчә саклаганмын,
Гаепсез булуымны күрсәтеп, юкка гына кулларымны юганмын.+
15 Ләкин моның турында сөйләгән булсам,
Мин синең халкыңа хыянәт иткән булыр идем.
16 Моңа төшенергә тырышу
Мине йончыта иде,
17 Аллаһының бөек изге урынына кереп,
Аларны нинди киләчәк көткәнен аңлаганчы минем белән шулай булды.
18 Чыннан да, син аларны тайгак җиргә куясың.+
Син аларны егып, һәлак итәсең.+
19 Алар көтмәгәндә юк ителәчәк!+
Коточкыч ахыр җиткәч, аларның соңы кинәт булачак!
22 Мин аек акыллы булмаганмын һәм күпне аңлап җиткермәгәнмен,
Синең алдыңда аңсыз хайван кебек булганмын.
25 Күкләрдә синнән башка кемем бар минем?
Минем син булгач, җирдә миңа бүтән берни кирәк түгел.+
27 Әйе, синнән ерак торучылар һәлак булачак.
Әхлаксызлык кылып,* үзеңне калдырып китүче һәркемне син юк итәрсең.+
28 Ә Аллаһыга якынлашу — минем өчен фатиха.+
Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең бар эшләре турында игълан итәр өчен,+
Мин аны үз сыенычым иттем.