Җыр. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Дирижер өчен: махала́т стилендә; чиратлашып җырлана. Зирәхле Химанның+ маскилы.
88 И Йәһвә, Коткаручы Аллаһым минем,+
Көндезен сиңа аваз салам,
Төнен дә мин синең алдыңда.+
2 Догам сиңа барып ирешсен,+
Ярдәм сорап ялваруыма колак сал.+
3 Чөнки җаным бәла белән тулы,+
Гомерем Кабер читендә тора.+
4 Мине инде гүргә керүче кеше итеп саныйлар,+
Мин ярдәмгә мохтаҗ кешегә әйләндем.+
5 Син инде искә алмаган,
Кайгыртуыңнан мәхрүм ителгән,
Үтерелеп, кабердә яткан кешеләр шикелле,
Мин үлеләр арасында калдырылгандай булдым.
6 Син мине иң тирән чокырга,
Караңгы урыннарга, төпсез упкыннарга салдың.
7 Синең ярсуың мине тәмам изә,+
Син мине ярсулы дулкыннарың белән күмеп китәсең. (Села)
8 Син танышларымны янымнан еракка куып җибәрдең,+
Мине алар өчен җирәнгеч иттең.
Мин тоткында һәм кача алмыйм.
9 Газап чигүдән күзләрем талчыгып бетте.+
Көне буе сине чакырам, и Йәһвә,+
Кулларымны сиңа сузам.
10 Син үлеләр өчен могҗизалар кылырсыңмы?
Көчсез гүр ияләре сине мактарга дип күтәрелә аламы?+ (Села)
11 Синең тугры мәхәббәтең — кабердә,
Тугрылыгың череп таркалу урынында игълан ителерме?
12 Синең могҗизаларың — караңгылыкта,
Тәкъвалыгың онытылганнар җирендә билгеле булырмы?+
13 Ә мин һаман сиңа ярдәм сорап аваз салам, и Йәһвә,+
Һәр иртә догам сиңа барып ирешә.+
14 И Йәһвә, нишләп син мине кире кагасың?+
Нигә миннән үз йөзеңне борасың?+
15 Яшьтән үк газап чигәм,
Гомерем киселергә тора.+
Коточкыч нәрсәләрне баштан кичерүемә юл куйганыңа аптырап беттем.
16 Ялкынлы ачуың мине баса,+
Дәһшәтләрең мине һәлак итә.
17 Алар көне буе мине сулар шикелле чолгап тора,
Бар яклардан миңа якыная.
18 Син дусларымны һәм иптәшләремне миннән ераклаштырдың,+
Караңгылык миңа иптәш булып китте.