Яхъяга бирелгән Ачылыш
20 Шуннан соң мин күктән төшүче фәрештәне күрдем. Аңарда упкын ачкычы+ һәм кулында зур чылбыр бар иде. 2 Ул аждаһаны,+ борынгы еланны+ — Иблис+ Шайтанны+ тотып алды да аны 1 000 елга чылбырлап куйды 3 һәм, ул халыкларны инде юлдан яздыра алмасын өчен, аны 1 000 елга упкынга+ ыргытты, упкынны бикләп куйды һәм мөһер сукты. Шуннан соң аждаһа аз гына вакытка азат ителергә тиеш.+
4 Шунда мин тәхетләр һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хөкем итәргә хокук бирелгән иде. Әйе, бу җаннар* Гайсә хакында шаһитлек иткәннәре өчен һәм Аллаһы турында сөйләгәннәре өчен үтерелгән булганнар. Алар ерткычка һәм аның сурәтенә табынмаган, маңгайларына һәм кулларына тамга кабул итмәгән.+ Алар терелеп Мәсих белән бергә 1 000 ел патша булып идарә итте.+ 5 (Үлгәннәрнең+ калганнары 1 000 ел үтмичә терелмәде.) Бу — беренче терелү.+ 6 Беренче терелүдә катнашучылар бәхетле һәм изге.+ Икенче үлем+ алар өстеннән хакимлек итми.+ Алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачак+ һәм аның белән бергә 1 000 ел патша булып идарә итәчәк.+
7 Шайтан, 1 000 ел үткәч, үз төрмәсеннән азат ителәчәк 8 һәм җирнең дүрт почмагындагы халыкларны, Гог һәм Магогны, юлдан яздырып сугышка җыяр өчен чыгачак. Аларның саны диңгез комы кебек күп булачак. 9 Алар бөтен җир йөзе буйлап таралды һәм изгеләрнең лагере белән яраткан шәһәрне камап алды. Әмма күктән ут төшеп, аларны йотты.+ 10 Ә аларны юлдан яздырган Иблис утлы һәм күкертле күлгә ыргытылды. Анда алдарак ерткыч+ белән ялган пәйгамбәр ыргытылган иде.+ Алар көне-төне һәм мәңге җәфаланачак.*
11 Аннан соң мин зур ак тәхет һәм анда утыручыны күрдем.+ Аның йөзеннән җир белән күк качты,+ һәм аларга урын табылмады. 12 Шулай ук мин тәхет каршында басып торган үлгәннәрне — бөекләрне һәм гадиләрне күрдем. Язма төргәкләр ачылып куелды. Шунда тагын бер язма төргәкне — тормыш төргәген+ ачтылар, һәм үлгәннәр төргәкләрдә язылган буенча эшләренә карап хөкем ителделәр.+ 13 Диңгез үзендә булган үлгәннәрне бирде, үлем дә, Кабер* дә үзендә булган үлгәннәрне бирде. Үлгәннәрнең һәрберсе үз эшләренә карап хөкем ителде.+ 14 Шуннан соң үлем белән Кабер* утлы күлгә ыргытылды.+ Утлы күл+ — икенче үлем+ ул. 15 Исеме тормыш китабына+ язылмаган һәркем шул утлы күлгә ыргытылды.+