Ягъкубның хаты
5 Сезгә әйтәм, байлар: сезгә бәла-казалар якынлашып килә, шуңа күрә үкереп һәм көенеп елагыз.+ 2 Байлыгыгыз череп бетте, киемнәрегезне көя кискәләде.+ 3 Алтын-көмешләрегез тутыкты, һәм бу тутык сезгә каршы шаһитлек булачак һәм тәнегезне ашаячак. Сез җыйган байлык бу соңгы көннәрдә ут шикелле булачак.+ 4 Менә! Кырларыгызда уңыш җыючыларга сез түләмәгән хезмәт хакы ыңгыраша. Уракчыларның ярдәм сорап үтенүләре Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең* колакларына барып җитте.+ 5 Сез җирдә байлык, күңел ачу дип яшәдегез, үз йөрәгегезне чалу көне өчен симерттегез.+ 6 Сез тәкъваны хөкем иттегез һәм аны үтердегез. Ул сезгә каршы тора түгелме?
7 Шуңа күрә, кардәшләр, Хуҗабызның килү чорына+ кадәр сабыр итегез. Игенче көзге һәм язгы яңгырлар яуганчы җирнең кыйммәтле уңышын сабырлык белән көтә.+ 8 Сез дә сабыр булыгыз.+ Йөрәгегез какшамас булсын, чөнки Хуҗабызның килү чоры якынлашты.+
9 Кардәшләр, хөкем ителмәс өчен бер-берегездән зарланмагыз.*+ Менә! Хөкемче инде ишек төбендә тора. 10 Кардәшләр, авырлыкларны кичереп чыгу+ һәм сабырлык турында әйткәндә,+ Йәһвә* исеменнән сөйләгән пәйгамбәрләрдән үрнәк алыгыз.+ 11 Нык калганнарны без бәхетле* дип атыйбыз.+ Сез Әюпнең чыдамлыгы+ турында ишеттегез һәм Йәһвәнең* аны ничек фатихалаганын беләсез.+ Сез Йәһвәнең* назлы хисләрен* һәм шәфкатьле булуын күрдегез.+
12 Иң элек, кардәшләрем, күк, җир я башка берәр нәрсә белән ант итүегезне ташлагыз. Хөкем ителмәс өчен, сезнең «әйе» дигәнегез «әйе» булсын, «юк» — «юк» булсын.+
13 Берәрегез авырлыкларга дучар булдымы? Өзлексез дога кылсын.+ Кәефе яхшымы? Мәдхияләр җырласын.+ 14 Берәрегез авырыймы? Җыелыш өлкәннәрен чакырсын,+ һәм алар, Йәһвә* исеме белән аңа май сөртеп, аның турында дога кылсыннар.+ 15 Иман белән әйтелгән дога авыруны* сәламәт итәчәк, һәм Йәһвә* аны савыктырачак. Ул гөнаһлар кылган булса, кичереләчәк.
16 Шуңа күрә, савыгыр өчен, бер-берегез алдында гөнаһларыгызны ачык таныгыз+ һәм бер-берегез турында дога кылыгыз. Тәкъва кешенең ялваруы зур куәткә ия һәм чыннан да ярдәм итә ала.+ 17 Бездә булган хисләр Ильяста да булган, шулай да ул яңгыр яумасын дип, тырышып дога кылгач, шул җирдә өч ел ярым яңгыр яумаган.+ 18 Әмма ул кабат дога кылгач, күктән яңгыр яуган, һәм җир уңыш китергән.+
19 Кардәшләрем, берәрегез хакыйкать юлыннан читкә тайпылса, ә башка берәү аны кире кайтарса, 20 шуны белегез: гөнаһ кылучыны ялгыш юлдан кире кайтаручы+ аның җанын үлемнән коткарыр, һәм Аллаһы гөнаһ кылучының бихисап күп гөнаһларын кичерер.+