Ишагыя
5 Берәү: „Мин Йәһвәнеке“,— дияр,+
Икенчесе Ягъкуб исеме белән аталыр,
Тагын берәү кулына: „Йәһвәнеке“,— дип язып куяр,
Һәм Исраил исемен кабул итәр“.
„Мин беренче һәм соңгы.+
Миннән башка Аллаһы юк.+
Җавап бирсен, миңа моны әйтсен һәм исбатласын!+
Алар булачак нәрсәләрне
Һәм аннан соң нәрсә булачагын сөйләсен.
Мин борынгы халыкны оештырганнан бирле шулай эшләп киләм бит.
Мин бу турыда сезнең һәрберегезгә алдан ук әйтмәдемме, хәбәр итмәдемме?
Сез минем шаһитләрем.+
Әллә миннән башка Аллаһы бармы?
Юк, бүтән Кыя юк.+ Мин берсен дә белмим“».
Аның шаһитләре буларак, алар* бернәрсә күрми һәм бернәрсә белми,+
Шуңа күрә аларны ясаган кеше хурлыкка төшәр.+
11 Менә, аның бар ярдәмчеләре оятка калыр!+
Һөнәрчеләр нибары кешеләр генә.
Аларның барысы җыелсын һәм үз урыннарын алсын.
Аларның котлары алыныр, һәм алар бөтенесе бергә хурлыкка төшәр.
12 Тимерче үз коралы* белән күмерләр өстендә тимер эшкәртә.
Ул аны көчле кулы белән чүкеп,
Аннан пот ясый.+
Ул ачыга һәм аның көче бетә,
Ул су эчми һәм арый.
13 Агач остасы үлчәү бавы сузып, агачта кызыл акбур кисәге белән сурәт сызгалый.
Ул аны өтерге белән эшкәртә һәм аңа җәзбә* белән сыза.
Ул аны кеше кыяфәтендә+
Кеше кебек матур итеп ясый.
Аннары аны өйдә* утыртып куя.+
14 Ә кемдер эрбет агачларын кисә.
Ул билгеле бер агачны — имәнне сайлый,
Аңа урмандагы агачлар арасында үсеп ныгырга вакыт бирә.+
Ул дәфнә агачы утырта, ә яңгыр аны үстерә.
15 Аннары шул агач кешегә утын була.
Ул аның бер өлешен җылыныр өчен куллана,
Учак яга һәм икмәк пешерә.
Ә икенче өлешеннән илаһ ясый һәм аңа табына.
Ул аннан пот ясый һәм аның алдында сәҗдә кыла.+
16 Аның яртысын ул утта яндыра,
Учакта ул ашар өчен ит кыздыра һәм туклана.
Ул шулай ук җылына һәм:
«Ах! Ялкынга карап утырып мин җылындым»,— ди.
17 Ә калганыннан ул илаһ булдыра, аннан пот ясый.
Аңа сәҗдә кыла һәм табына.
Аңа дога кылып:
«Коткар мине, син бит минем илаһым»,— ди.+
19 «Агачның яртысын мин утта яндырдым,
Аның күмерендә мин ашар өчен икмәк пешердем һәм ит кыздырдым.
Ә калганыннан җирәнгеч нәрсә ясыйммы?+
Агач бүкәненә* табыныйммы?» — дип
Күңеленнән беркем уйламый,
Аларда белем дә, аңлау да юк.
20 Ул көл белән туклана.
Алданган йөрәге аны юлдан яздырды.
Ул үз җанын коткара алмый һәм:
«Уң кулымдагы бу нәрсә ялган түгелме?» — дип әйтми.
21 «И Ягъкуб, боларны исеңдә тот. Син дә, Исраил, онытма,
Чөнки син минем хезмәтчем.
Мин сине булдырдым, син минем хезмәтчем.+
И Исраил, мин сине онытмам.+
22 Мин синең җинаятьләреңне болыт белән каплагандай,+
Синең гөнаһларыңны куе болыт белән каплагандай каплармын.
Кайт яныма, мин сине йолып алырмын.+
23 Күкләр, шатланып аваз салыгыз,
Чөнки Йәһвә моны эшләде!
Җирнең түбән урыннары, сөенеп кычкырыгыз!
Куанып кычкырыгыз, таулар,+
Урман һәм бар агачларың!
Йәһвә бит Ягъкубны йолып алды,
Исраил аша үз күркәмлеген күрсәтә».+
«Мин Йәһвә, мин бар нәрсәне яраттым.
Кем минем белән булды?
25 Мин буш нәрсә сөйләүчеләрнең* билгеләрен юкка чыгарам,
Мин күрәзәчеләрне ахмаклардай эш иттерәм,+
Акыл ияләрен аптырашта калдырам,
Аларның белемен акылсызлыкка әйләндерәм.+
Мин Иерусалим хакында: „Анда кешеләр яшәячәк“,— дим,+
Яһүд шәһәрләре турында: „Алар яңадан төзеләчәк,+
Һәм хәрабәләрен яңадан торгызам“,— дип әйтәм.+
Мин Иерусалим турында: „Ул яңадан торгызылачак“,— дим,
Һәм аның гыйбадәтханәсе хакында: „Синең нигезең салыначак“,— диям».+