Зәбур
Давытның җыры.
2 Йәһвәне исеме өчен данлагыз.
Йәһвәгә изге киемдә* гыйбадәт кылыгыз.
Йәһвә күп сулар өстендә тора.+
5 Йәһвәнең авазы эрбет агачларын сындыра.
Әйе, Йәһвә Ливанның эрбет агачларын чәрдәкләп бетерә.+
7 Йәһвәнең авазы ут ялкыннары чыгара.+
8 Йәһвәнең авазы чүлне тетрәтә.+
Йәһвә Кады́ш+ чүлен тетрәтә.
Аның гыйбадәтханәсендә һәркем: «Аллаһыга дан!» — дип әйтә.
10 Йәһвә туфан сулары* өстендә тәхеттә утыра.+
Йәһвә Патша булып мәңге тәхеттә утыра.+
11 Йәһвә үз халкына көч бирәчәк.+
Йәһвә үз халкын тынычлык биреп фатихалаячак.+