Йәил
1 Менә Йәһвәнең Фәтуил улы Йәилгә* җиткергән сүзе:
2 «Өлкәннәр, тыңлагыз,
Илдә яшәүчеләр, һәммәгез дә колак салыгыз.
Андый нәрсәнең сезнең көннәрдә
Я ата-бабаларыгызның көннәрендә булганы бар идеме?+
3 Моның турында үз улларыгызга сөйләгез,
Улларыгыз — үз улларына,
Ә аларның уллары киләчәк буыннарга сөйләсен.
4 Туймас саранча калдырганны өерле саранча ашады,+
Өерле саранча калдырганны канатсыз саранча ашады,
Канатсыз саранча калдырганны комсыз саранча ашады.+
5 Уяныгыз, эчкечеләр,+ һәм елагыз!
Шәраб эчүчеләр, ыңгырашып яшь түгегез,
Чөнки татлы шәраб авызыгыздан тартып алынды.+
6 Минем җиремә көчле һәм санап бетергесез бер халык бәреп керде бит.+
Аның тешләре һәм теш казналары арысланныкы сыман.+
7 Ул йөзем агачымны талап бетерде, инҗир агачымның төбен генә калдырды,
Аларны, кайрыларын каезлап, читкә ташлады,
Ботакларын да кайрысыз калдырды.
8 Яшьлегендәге кияве турында
Матәм киеме киеп елаган гыйффәтле кыз сыман ыңгырашыгыз.
9 Икмәк бүләге+ белән шәраб бүләге+ Йәһвә йортында инде юк.
Руханилар — Йәһвә хезмәтчеләре матәм тота.
10 Басулар буш калды, туфрак хәсрәткә батты,+
Чөнки ашлык юкка чыкты, яңа шәраб кибеп бетте, май да калмады.+
11 Бодай белән арпа аркасында
Игенчеләр шомланды, йөзем үстерүчеләр үкереп елый,
Чөнки басудагы уңыш харап булды.
12 Йөзем агачы корыды,
Инҗир агачы кибеп бетте.
Анар агачы, финик пальмасы һәм алмагач —
Бөтен кыр агачлары корыды,+
Чөнки кешеләрнең шатлыгы хурлыкка әйләнде.
13 Руханилар, матәм киеме киеп матәм тотыгыз.*
Корбан китерү урынындагы хезмәтчеләр, елагыз.+
Аллаһымның хезмәтчеләре, керегез, матәм киеме киеп төн үткәрегез.
Чөнки Аллаһыгызның йортына инде һичкем икмәк бүләге+ һәм шәраб бүләге+ китерми.
14 Ураза игълан итегез, изге җыелыш уздырыгыз.+
Аллаһыгыз Йәһвәнең йорты+ янында өлкәннәрне һәм илнең бөтен кешеләрен бергә җыегыз
Һәм Йәһвәгә ярдәм сорап ялварыгыз.
15 Кайгы, ул көн якынлашып килә бит!
Йәһвә көне якын,+
Ул Чиксез Кодрәт Иясе китергән һәлакәт сыман килер!
16 Әллә ризык күз алдыбыздан юк булмадымы?
Әллә Аллаһыбыз йортындагы шатлык һәм сөенеч юкка чыкмадымы?
17 Хәтта орлыклар* да яраксыз.
Амбарлар бушады.
Келәтләр җимерелде, чөнки иген корып бетте.
18 Хәтта йорт хайваннары ыңгыраша!
Көтүләр утлау таба алмыйча аптырап йөри,
Сарык көтүләре җәза күрә.