Никами
9 Җиденче айның 24 нче көнендә исраиллеләр бергә җыелды. Алар матәм киеме киеп һәм үз башларына туфрак сибеп ураза тотты.+ 2 Исраи́л токымнары үзләрен чит ил кешеләреннән аерды+ һәм, торып, үз гөнаһларын һәм ата-бабаларының җинаятьләрен таныды.+ 3 Шунда алар үз урыннарыннан торды һәм Аллаһылары Йәһвәнең Канун китабын өч сәгать* буе кычкырып укыды.+ Тагын өч сәгать алар үз гөнаһларыннан тәүбә итеп торды һәм Аллаһылары Йәһвәгә сәҗдә кылды.
4 Йешуа́, Бәни́, Кәдмаи́л, Шәбани́, Буни́, Шәрибия́,+ Бәни һәм Кәнани́ ле́вилеләр өчен корылган сәхнәгә менеп басты.+ Алар Аллаһылары Йәһвәгә кычкырып ялварды. 5 Ле́вилеләр Йешуа, Кәдмаил, Бәни, Хәшәбни́, Шәрибия, Хәди́, Шәбани һәм Фәтхи́ болай диде: «Торыгыз, Йәһвә Аллаһыгызны мәңге* данлагыз.+ И Аллаһы, синең шөһрәтле исемеңне данласыннар. Синең исемең һәркайсы данлаудан һәм мактаудан өстен тора бит.
6 Йәһвә, син генә хак Аллаһы.+ Син күкләрне, әйе, иң биек күкләрне һәм аның бар гаскәрен, җирне һәм андагы бар нәрсәне, диңгезләрне һәм алардагы бар нәрсәне барлыкка китердең. Син моның барысын исән килеш саклыйсың. Күкләр гаскәре сиңа сәҗдә кыла. 7 Йәһвә, син хак Аллаһы. Син Ибрамны+ сайлап, аны калдайлыларның Ур+ шәһәреннән алып чыктың һәм аңа Ибраһим+ дигән исем куштың. 8 Син аның йөрәген үзеңә тугры дип таптың,+ шуңа күрә аның белән килешү төзеп, токымына кәнганлылар, хитлеләр, аморлылар, пәризлеләр, йәвүслеләр һәм гиргәшлеләрнең җирен бирергә вәгъдә иттең+ һәм, гадел* булганга, үз вәгъдәләреңне үтәдең.
9 Син ата-бабаларыбызның Мисырда газап чигүләрен күрдең+ һәм Кызыл диңгез буенда аларның ачы тавышларын ишеттең. 10 Син фиргәвенгә, аның бар хезмәтчеләренә һәм аның җирендәге бар халыкка каршы галәмәтләр белән могҗизалар кылдың,+ чөнки аларның тәкәбберләнеп+ синең халкыңа каршы чыкканнарын күрдең. Син үз исемеңне данладың һәм әле дә данлыйсың.+ 11 Син алар алдында диңгезне икегә ярдың, һәм алар диңгезне коры җирдән кичте.+ Аларны куып баручыларны котырынган суларга таш ыргыткандай тирәнлеккә ташладың.+ 12 Көндез син аларны — болыт баганасы ярдәмендә, ә төнлә, юлларын яктыртыр өчен, ут баганасы ярдәмендә алып бардың.+ 13 Син Синай тавына иңдең+ һәм алар белән күктән сөйләштең,+ аларга гадел хөкемнәр, ышанычлы кануннар, искиткеч кагыйдәләр һәм әмерләр бирдең.+ 14 Син аларга изге Шимбә көнеңне+ белгерттең, хезмәтчең Муса аша әмерләр, кагыйдәләр һәм канун бирдең. 15 Алар ач булганда, син аларга күктән икмәк бирдең,+ алар сусаганда, кыяташтан су чыгардың.+ Син аларга үзең бирергә ант иткән* җиргә керергә һәм аны яулап алырга куштың.
16 Ләкин алар — ата-бабаларыбыз — үз-үзләренә чиктән тыш ышанып+ эш итте һәм үҗәтләнде.+ Алар әмерләреңне үтәмәде. 17 Аларның тыңлыйсы килмәде,+ алар синең үзләре арасында башкарган могҗизалы эшләреңне онытты. Алар үҗәтләнде һәм, үзләре кол булган Мисыр җиренә әйләнеп кайтыр өчен, үзләренә башлык куйды.+ Әмма син кичерергә әзер, кызганучан* һәм шәфкатьле, ярсырга ашыкмаучан һәм тугры мәхәббәткә бай+ Аллаһы, син аларны калдырмадың.+ 18 Алар үзләренә хәтта бозау сыны* ясап: «Менә сине Мисыр җиреннән алып чыккан Аллаһың»,— дип әйткәндә+ дә һәм үзләрен үтә ихтирамсыз тотканда да, 19 хәтта ул чакта да син бөек шәфкать күрсәтеп аларны чүлдә ташлап калдырмадың.+ Аларны көндез алып барыр өчен — болыт баганасы, ә төнлә, юлларын яктыртыр өчен, ут баганасы алардан китмәде.+ 20 Зирәк булсыннар өчен, аларга рухыңны* бирдең,+ өзлексез ма́нна биреп тордың,+ алар сусаганда, су бирдең.+ 21 Аларны чүлдә 40 ел ризык белән тәэмин иттең.+ Алар бернәрсәгә дә мохтаҗ булмады. Киемнәре дә тузмады,+ аяклары да шешмәде.
22 Син аларга патшалыкларны һәм халыкларны бүлгәләп бирдең.+ Шулай итеп алар Сихо́н+ җирен, ягъни Хишбу́н+ патшаның җирен, һәм Баша́н патшасы Огның+ җирен яулап алды. 23 Син аларның улларын күкләрдәге йолдызлардай күп санлы иттең.+ Шунда син аларны ата-бабаларына вәгъдә иткән җиргә, аны кереп яулап алсыннар өчен алып килдең.+ 24 Аларның уллары шул җиргә кереп, аны яулап алды.+ Син аларга ул җирдә яшәгән кәнганлыларны буйсындырдың.+ Ул җирдәге патшалар белән халыкларны, алар белән нәрсә эшләргә теләсәләр, шуны эшләсеннәр өчен, алар кулына бирдең. 25 Алар ныгытылган шәһәрләрне+ һәм уңдырышлы җирне+ басып алды, шулай ук төрле мал-мөлкәт тулы йортлар, инде казылган сулыклар, йөзем бакчалары, зәйтүн кырлары+ һәм күп җимеш агачларына ия булды. Алар туйганчы ашап, симереп һәм синең бөек яхшылыгыңнан ләззәтләнеп яшәде.
26 Әмма алар тыңламаучан булып китте һәм сиңа каршы фетнә күтәрде,+ Кануныңа аркалары белән борылды. Пәйгамбәрләрең аларны кисәтеп сиңа кайтарырга тырышты, ә алар пәйгамбәрләреңне үтерде. Алар үзләрен үтә ихтирамсыз тотты.+ 27 Шуңа күрә син аларны дошманнары кулына бирдең,+ һәм тегеләр аларга кайгы китереп торды.+ Ләкин кайгы-хәсрәт кичергәндә, алар сиңа ялварды, һәм син күкләрдән ишеттең. Бөек шәфкатең буенча син аларны дошманнары кулыннан азат итәр өчен коткаручылар җибәреп тордың.+
28 Тынычлыкта яши башлагач, алар кабат синең алдыңда яман булганны эшләргә кереште,+ һәм син аларны үзләрен буйсындырган дошманнар кулына бирдең.+ Шунда алар сиңа кире кайтты һәм ярдәм сорап ялварды,+ һәм син аларны күктән ишетеп, бөек мәрхәмәтең буенча кат-кат коткарып тордың.+ 29 Аларны үз Кануныңа кайтарыр өчен кисәткән булсаң да, алар үз-үзләренә чиктән тыш ышанып эш итте һәм әмерләреңне үтәүдән баш тартты.+ Алар күрсәтмәләреңне — аларны үтәгән кешегә гомер бирә торган күрсәтмәләреңне үтәмичә гөнаһ кылды.+ Алар үҗәтләнеп аркалары белән борылды һәм үзсүзлеләнде, аларның сине тыңлыйсы килмәде. 30 Син аларны үз рухың белән пәйгамбәрләрең аша кисәтеп, күп еллар түзеп тордың,+ алар исә үз колакларын томалады. Ахыр чиктә син аларны тирә-яктагы халыклар кулына тапшырдың.+ 31 Үз бөек шәфкатең буенча син аларны юк итмәдең+ һәм ташламадың, чөнки син кызганучан* һәм шәфкатьле Аллаһы.+
32 Хәзер, и Аллаһыбыз, бөек, куәтле һәм курку-хөрмәт уятучы, үз килешүен тотучы һәм тугры мәхәббәт күрсәтүче Аллаһы,+ үзебез, патшаларыбыз, мирзаларыбыз,+ руханиларыбыз,+ пәйгамбәрләребез,+ ата-бабаларыбыз һәм бар халкың Ассирия патшалары+ көннәреннән алып бүгенге көнгә кадәр кичергән газаплар сиңа аз булып күренмәсен. 33 Башыбызга төрле бәлаләр төшсә дә, син гадел,* чөнки син тугры эш иттең, ә без явызлык кылдык.+ 34 Патшаларыбыз, мирзаларыбыз, руханиларыбыз һәм ата-бабаларыбыз турында әйткәндә, алар Кануныңны үтәмәде, син аларны кисәтер өчен биргән әмерләреңне тотмады һәм искә төшерүләреңә колак салмады. 35 Алар хәтта син биргән мул яхшылыгыңнан файдаланып үзләренең патшалыкларында яшәгәндә дә һәм син биргән киң, уңдырышлы җирдә торганда да сиңа хезмәт итмәде+ һәм үзләренең начар эшләрен калдырмады. 36 Менә бүген без коллар,+ әйе, син ата-бабаларыбызга биргән җирдә, җимешләре һәм яхшы нәрсәләре белән туклансыннар дип биргән җирдә, коллар. 37 Син гөнаһларыбыз аркасында өстебездән чит ил патшаларын куйдың, һәм бу җирнең мул уңышы аларга эләгә.+ Алар безнең белән дә, мал-туарыбыз белән дә үзләре теләгәнчә идарә итә, һәм без зур газаплар кичерәбез.
38 Шуңа күрә без ант бирәбез+ һәм аны язып куеп, мирзаларыбызның, ле́вилеләребезнең һәм руханиларыбызның мөһерләрен сугабыз».+