15 Йомшак җавап ярсуны баса,+
Ә каты сүз ачуны кузгата.+
2 Зирәкләрнең теле белемне акыллы куллана,+
Ә ахмакларның авызыннан акылсызлык чыга.
3 Йәһвәнең күзе җитмәгән җир юк,
Ул яманнарны да, яхшыларны да күзәтә.+
4 Шифалы тел — тормыш агачы,+
Бозык тел рухны сындыра.
5 Акылсыз үз атасының тәрбиясен санга сукмый,+
Алдын-артын уйлаучы исә төзәтүне кабул итә.+
6 Тәкъваның йортында байлык күп,
Явызның табышы исә үзенә бәла китерә.+
7 Зирәкләрнең теле белем тарата,+
Ә акылсызларның йөрәге андый түгел.+
8 Явызларның корбаны Йәһвә өчен җирәнгеч,+
Ә намуслыларның догасы аның күңеленә хуш килә.+
9 Йәһвә явызның юлыннан җирәнә,+
Ә тәкъвалыкка омтылган кешене ярата.+
10 Юлдан язган кеше өчен тәрбия начар нәрсә булып күренә,+
Ләкин төзәтүне нәфрәт итүче һәркем һәлак булыр.+
11 Кабер белән череп таркалу урынын Йәһвә күрә икән,+
Адәм улларының йөрәген ул бигрәк тә күрә.+
12 Мыскыллаучы кеше үзен төзәтүчене яратмый,+
Ул зирәкләр белән киңәшләшмәс.+
13 Шатлыклы күңел көләч йөзле итә,
Ә йөрәк әрнүе рухны сындыра.+
14 Төшенүчән йөрәк белем эзли,+
Ә ахмакларның теле акылсызлык белән туена.+
15 Мескеннең һәрбер көне начар була,+
Ә шат күңелле көн дә бәйрәм итә.+
16 Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтеп, аз мөлкәтле булу+
Борчылып яшәп, бай булудан хәерлерәк.+
17 Мәхәббәт хөкем сөргән җирдә яшелчә ашау+
Нәфрәт тулы урында симез үгез ите ашаудан яхшырак.+
18 Тиз кызучан кеше гауга куптара,+
Ә ярсырга ашыкмаган кеше ызгыш-талашны баса.+
19 Ялкауның юлы чәнечкеле читән кебек,+
Ә намуслыларның сукмагы тигез зур юл сыман.+
20 Зирәк угыл үз атасын сөендерә,+
Ә ахмак кеше үз анасын санга сукмый.+
21 Акылга сай кеше ахмаклыкка шатлана,+
Үткен акыллы адәм исә туры юлдан йөри.+
22 Киңәшсез, ниятләр таркала,
Ә киңәшчеләр күп булганда — чынга аша.+
23 Кешенең дөрес җавабы үзенә шатлык китерә,+
Һәм үз вакытында әйтелгән сүз шундый яхшы!+
24 Акыллы кешенең тормыш сукмагы аны югарыга алып бара,+
Кабергә төшәргә бирми.+
25 Йәһвә тәкәббернең йортын җимерер,+
Ә тол хатын җиренең чиген ул яклар.+
26 Йәһвә явызның ниятләренә җирәнеп карый,+
Ә ягымлы сүзләрне саф дип саный.+
27 Намуссыз табыш алучы үз гаиләсенә бәла китерә,+
Ә ришвәтне күралмаучы озак яшәр.+
28 Тәкъваның йөрәге уйлап җавап бирә,+
Ә явызларның авызыннан яманлык чыга.
29 Йәһвә явызлардан ерак тора,
Ә тәкъваларның догасын ишетә.+
30 Якты күзләр күңелне шатландыра,
Яхшы хәбәр сөякләрне ныгыта.+
31 Гомер бирүче төзәтүгә колак салган кеше
Зирәкләр белән яши.+
32 Тәрбияне кире кагучы үз җанын сөйми,+
Ә төзәтүгә колак салучы акыл җыя.+
33 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт зирәклек тәрбияли,+
Һәм басынкылык дан китерә.+