Зәбур
71 И Йәһвә, синдә мин сыеныч таптым.
Беркайчан да оятка калмасам иде.+
2 Тәкъвалыгың буенча коткар мине һәм саклап кал.
Миңа колак сал* һәм коткар мине.+
3 Бул син миңа таш ныгытма,
Мин һәрчак шунда сыенырмын.
Мине коткарырга боер,
Син бит кыяташым һәм ныгытмам минем.+
5 Чөнки син, и Аллаһы Тәгалә Йәһвә, минем өметем.
Мин сиңа яшь чактан ук таянам.*+
Мин сине һәрдаим мактыйм.
7 Күпләр өчен мин бер могҗиза булдым,
Ләкин син ныклы сыенычым минем.
8 Авызым мактаулар белән тулы.+
Көне буе мин даның турында сөйлим.
11 Алар болай ди: «Аллаһы аны калдырды.
Аны эзәрләп, тотып алыйк, чөнки аның коткарырлык беркеме дә юк».+
12 И Ходаем, миннән ерак торма.
И Аллаһым, миңа ярдәмгә ашык.+
Бәлагә юлыгуымны теләүчеләр
Мәсхәрәгә һәм хурлыкка төшсеннәр иде.+
14 Мин исә сине көтүдән арымам,
Сиңа мактавымны арттырырмын.
16 Мин килермен һәм бөек эшләрең хакында сөйләрмен,
И Аллаһы Тәгалә Йәһвә;
Синең, синең генә тәкъвалыгыңны телгә алырмын.
17 И Раббым, син мине яшь чактан ук өйрәтә килдең,+
Һәм мин хәзергәчә гаҗәеп эшләрең турында игълан итәм.+
18 Хәтта картаеп, чәчемә чал кергәч тә, и Аллаһым, калдырма мине.+
19 И Аллаһы, синең тәкъвалыгың биеклекләргә ирешә.+
Син бөек эшләр башкардың.
И Аллаһы, синең күк кем бар?+
Җир тирәнлекләреннән* чыгар мине.+
21 Бөеклегемне арттырсаң иде,
Мине яклап, юаныч бирсәң иде.
Арфа уйнап, сиңа мәдхияләр җырлармын,
И Исраилнең Изгесе.