99 Йәһвә Патша булды+ — халыклар тетрәнсен.
Ул керубимнәр өстеннән тәхеттә утыра+ — җир селкенсен.
2 Йәһвә Сионда бөеклеген күрсәтте,
Ул бөтен халыклардан югары тора.+
3 Алар синең бөек исемеңне мактасын,+
Чөнки ул курку-хөрмәт уята һәм изге.
4 Ул гаделлек яратучы кодрәтле патша.+
Син дөреслекне нык урнаштырдың,
Ягъкубта гаделлек һәм тәкъвалык+ булдырдың.
5 Аллаһыбыз Йәһвәне югарылагыз+ һәм аның аяк астында сәҗдә кылыгыз,+
Ул изге.+
6 Муса белән Һарун аның руханилары санына керде,+
Ишмуи́л аның исемен чакыручылар арасында иде.+
Алар Йәһвәне чакырганда,
Ул аларга җавап бирде.+
7 Ул аларга болыт баганасыннан сөйләде.+
Алар аның искә төшерүләрен һәм бирелгән күрсәтмәләрен саклады.+
8 И Йәһвә Аллаһыбыз, син аларга җавап бирдең,+
Аларга карата кичерүчән булдың,+
Шулай да гөнаһлы эшләре өчен аларга җәза бирдең.+
9 Аллаһыбыз Йәһвәне югарылагыз,+
Аның изге тавы алдында сәҗдә кылыгыз,+
Чөнки безнең Аллаһыбыз Йәһвә изге ул.+