БЕРЕНЧЕ КИТАП
(1—41 мәдхияләр)
1 Бозыкларның киңәшен тотмаган,
Гөнаһ кылучылар юлына басмаган+
Һәм мыскыллап көлүчеләр белән утырмаган кеше бәхетле.+
2 Ул Йәһвә кануныннан рәхәтлек таба+
Һәм көне-төне аның кануны турында уйлана.+
3 Ул агым сулар буена утыртылган,
Үз вакытында җимешен биргән,
Яфраклары шиңмәгән агач күк булыр.
Ни генә эшләсә дә, ул уңышка ирешер.+
4 Бозыклар исә андый түгел,
Алар җил очырып алып киткән кибәк шикелле.
5 Шунлыктан бозыкларга хөкем алдында аклану булмас,+
Гөнаһ кылучылар да тәкъвалар җыелышында кала алмас.+
6 Чөнки Йәһвәгә тәкъваларның юлы билгеле,+
Ә бозыкларның юлы юкка чыгар.+