Беренче көринтлеләргә
3 Кардәшләр, мин сезнең белән рухи кешеләр+ белән сөйләшкәндәй сөйләшә алмадым, ә бу дөньяга хас карашлы кешеләр белән, Мәсих юлындагы сабыйлар+ белән сөйләшкәндәй сөйләштем. 2 Мин сезгә каты ризык түгел, ә сөт бирдем, чөнки сез каты ризык ашарлык хәлдә түгел идегез. Дөресен генә әйткәндә, сез хәзер дә аны ашарлык хәлдә түгел,+ 3 чөнки әле дә бу дөньяга хас карашлы кешеләр+ булып каласыз. Көнләшеп, тарткалашып яшисез икән, ул чакта сез бу дөньяга хас карашлы кешеләр+ түгелме һәм бу дөнья кешеләре кебек эш итмисезме? 4 Чөнки берегез: «Мин — Паулныкы», ә икенчегез: «Мин — Аполлосныкы»+ дигәндә, сез бу дөнья кешеләре кебек эш итәсез түгелме?
5 Кем соң Аполло́с? Кем соң Пау́л? Алар — Раббы үзләренә тапшырган эшне башкаручы хезмәтчеләр,+ һәм алар аша сез иман итүчеләр булдыгыз. 6 Мин утырттым,+ Аполлос су сипте,+ әмма үстерүен Аллаһы үстереп торды. 7 Шуңа күрә утыртучы да, су сибүче дә мактауга лаек түгел, үстерүче Аллаһы мактауга лаек.+ 8 Утыртучы белән су сибүче бердәм эш итә,* әмма һәркем әҗерен эшенә карап алачак.+ 9 Без бит — Аллаһының хезмәттәшләре, ә сез — Аллаһының иген кыры, Аллаһының корылмасы.+
10 Аллаһы үзенең юмарт игелеген миңа күрсәткәнгә, мин, төзелеш эшләренең оста җитәкчесе буларак, нигез салдым,+ ә башка берәү шуның өстенә төзи. Әмма һәркем үзенең төзү эшен ничек башкарганына игътибар итсен. 11 Чөнки һичкем дә салынган нигездән башка бүтәнен сала алмый, ә ул нигез — Гайсә Мәсих.+ 12 Кем дә булса шул нигез өстенә алтын, көмеш, асылташлар кулланып, ә кем дә булса агач, печән, салам кулланып төзесә, 13 сынау көне килгәч, һәркемнең эше ачык күренәчәк, чөнки ут һәрнәрсәне ачыклаячак,+ һәм ут һәркемнең эшен сынаячак. 14 Әгәр кешенең шул нигезгә салынган эше утта янмаса, ул үз әҗерен алачак. 15 Әгәр эше утта янса, ул зыян күрәчәк, ә үзе котылып калачак. Шулай да ул уттан коткарылган кеше кебек булачак.
16 Сез — Аллаһының гыйбадәтханәсе,+ һәм сездә Аллаһы рухы яши. Әллә сез моны белмисезме?+ 17 Берәрсе Аллаһының гыйбадәтханәсен җимерсә, Аллаһы аны юк итәчәк, чөнки Аллаһы гыйбадәтханәсе изге, һәм шул гыйбадәтханә — сез ул.+
18 Беркем дә үз-үзен алдамасын: берәрегез бу дөнья төзелешендә* үзен зирәк дип саный икән, чын мәгънәдә зирәк булыр өчен, акылсыз булсын. 19 Чөнки бу дөнья зирәклеге — Аллаһы каршында акылсызлык. Болай дип язылган бит: «Ул зирәкләрне үзләренең хәйләсенә эләктерә».+ 20 Шулай ук: «Йәһвә* акыл ияләренең уйлары буш икәнен белә»+,— диелгән. 21 Шуңа күрә һичкем кеше белән мактанмасын, чөнки барысы — сезнеке. 22 Паулмы, Аполлосмы, Кифасмы,*+ дөньямы, тормышмы, үлемме, хәзергеме яки киләчәктәгеме — барысы да сезнеке. 23 Сез исә — Мәсихнеке,+ ә Мәсих — Аллаһыныкы.