Ишагыя
55 Килегез, әй бөтен сусаган кешеләр,+ су алырга килегез!+
Акчалары булмаганнар, килегез, алыгыз* һәм ашагыз!
Әйе, килегез, акчасыз һәм түләүсез+ шәраб һәм сөт алыгыз.+
2 Ник сез икмәк булмаган нәрсә өчен акча түлисез?
Ник хезмәт хакыгызны* тамак туйдырмаган нәрсә өчен сарыф итәсез?
Мине игътибар белән тыңлагыз һәм яхшы ризык ашагыз,+
Шунда җаныгыз чыннан да туклыклы ризык белән ләззәтләнер.+
3 Колак салыгыз һәм яныма килегез.+
Тыңлагыз, һәм җаныгыз исән булыр,
Мин, һичшиксез, сезнең белән мәңгелек килешү төзермен.+
Моны мин Давытка даими* күрсәтергә вәгъдә иткән тугры мәхәббәтем буенча эшләрмен.+
5 Менә, син үзең белмәгән халыкны чакырырсың,
Һәм сине белмәгән халык кешеләре
Аллаһың Йәһвә — Исраилнең Изге Аллаһысы хакына синең яныңа йөгерер,+
Чөнки ул сине данлар.+
6 Әле табып булганда, Йәһвәне эзләгез.+
Ул әле якын булганда, аңа мөрәҗәгать итегез.+
Ул Йәһвәгә кайтсын, һәм Аллаһы аңа мәрхәмәт күрсәтер,+
Аллаһыбызга кире килсен, чөнки ул аны ихластан кичерер.+
8 «Чөнки минем уйларым сезнең уйларыгыз белән бер түгел,+
Юлларыгыз да минем юлларым белән бер түгел,— ди Йәһвә.—
9 Чөнки күкләр җирдән никадәр югарырак булса,
Минем юлларым да сезнең юлларыгыздан,
Уйларым да сезнең уйларыгыздан шул кадәр югарырак.+
10 Яңгыр белән кар күктән явып,
Җирне сугармыйча күккә кире кайтмый.
Ул җирне уңдырышлы итә, анда үсемлекләр үстерә;
Чәчүчегә орлык, ашаучыга икмәк бирә.
11 Минем авызымнан чыккан сүз дә шулай.+
Ул үтәлмичә миңа кире кайтмас,+
Мин теләгәнне,* һичшиксез, башкарыр,+
Аны нәрсә өчен җибәрсәм, шуны үтәр.
Сез кайтканда, таулар һәм калкулыклар шатлыклы авазлар белән куаныр,+
Кырдагы бар агачлар кул чабар.+
Бу Йәһвәгә дан китерер+
Һәм беркайчан юкка чыкмас мәңгелек билге булыр».