Йошуа
9 Үрдүннең көнбатыш ягында — таулы өлкәдә, Шәфелдә, Бөек диңгезнең* бөтен яр буйларында+ һәм Лива́н каршысында яшәгән хитлеләр, аморлылар, кәнганлылар, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрнең+ патшалары+ ул хәлләрне ишеткәч, 2 Йошуа́ белән Исраилгә каршы сугышыр өчен берләште.+
3 Гибонда+ яшәүчеләр дә Йошуаның Әрихә́+ һәм Гай+ белән ни эшләгәнен ишетте. 4 Шуңа күрә алар алдын-артын уйлап эш итте. Алар ишәкләренә ризык салынган, тузган капчыклар һәм ертык, ямаулы, таушалган шәраб турсыклары төяде. 5 Шулай ук алар аякларына тузган, ямаулы сандаллар һәм өсләренә таушалып беткән киемнәр киде. Алар алган бөтен икмәк кипкән һәм уалып беткән иде. 6 Шуннан соң алар Гилгәлдәге тукталу урынына Йошуа янына килеп,+ аңа һәм Исраи́л кешеләренә: «Без ерак җирдән килдек. Безнең белән килешү төзегезче»,— диде. 7 Ә Исраил кешеләре хивлеләргә:+ «Бәлки, сез яныбызда гына яшисездер. Ничек инде без сезнең белән килешү төзик?»+ — диде. 8 Алар Йошуага: «Без синең хезмәтчеләрең»*,— дип җавап бирде.
Шунда Йошуа алардан: «Кем сез һәм кайдан килдегез?» — дип сорады. 9 Моңа алар болай диде: «Синең хезмәтчеләрең Аллаһыгыз Йәһвәнең исеменә карата хөрмәт йөзеннән бик ерак җирдән килде,+ чөнки без аның даны турында һәм Мисырда башкарган бар эшләре турында ишеттек.+ 10 Без шулай ук аның Үрдүннең теге ягында* яшәгән аморлыларның ике патшасына — Хишбу́н патшасы Сихонга+ һәм Аштаротта яшәгән Баша́н патшасы Огка+ ни эшләгәнен дә ишеттек. 11 Шунда өлкәннәребез һәм җиребезнең бөтен халкы безгә болай диде: „Юлга ризык алып, алар белән очрашырга барыгыз һәм аларга: „Без сезнең хезмәтчеләрегез булырбыз.+ Безнең белән килешү төзегезче“+,— диегез“. 12 Без өйләребезне калдырып киткән көнне алган бу икмәк әле кайнар иде, ә хәзер, карагыз, ул кипкән һәм уалып беткән.+ 13 Без бу шәраб турсыкларын тутырганда, алар яңа иделәр, ә хәзер алар ертылган.+ Безнең киемнәребез һәм сандалларыбыз бик озын юл аркасында тузып бетте».
14 Шунда исраиллеләр, тикшерергә дип, аларның берникадәр ризыгын алды, ә Йәһвәдән бу турыда сорамады.+ 15 Йошуа алар белән, гомерләрен саклап калу өчен, солых төзеде,+ һәм җәмгыять башлыклары аларга аны тотарга ант итте.+
16 Исраиллеләр, алар белән килешү төзегәннән соң өч көн үткәч, аларның якында, күршедә яшәгәннәрен ишетте. 17 Соңрак исраиллеләр кузгалып, өченче көнне аларның шәһәрләренә килде. Аларның шәһәрләре Гибо́н,+ Кәфира́һ, Бәхиру́т һәм Кырья́т-йәри́м+ иде. 18 Ләкин исраиллеләр аларга һөҗүм итмәде, чөнки җәмгыять башлыклары аларга Исраил Аллаһысы Йәһвә белән ант иткән иде.+ Шунда бөтен җәмгыять башлыклардан зарлана башлады. 19 Бөтен башлыклар исә җәмгыятькә болай диде: «Без, Исраил Аллаһысы Йәһвә белән ант иткәнгә, аларга зыян китерә алмыйбыз. 20 Менә нәрсә эшләрбез: аларга биргән ант аркасында безгә Аллаһы ярсуы кабынмасын өчен, без аларны исән калдырырбыз».+ 21 Һәм башлыклар, нәкъ гибонлыларга вәгъдә иткәнчә, болай дип өстәде: «Алар исән калсыннар, ләкин бөтен җәмгыять өчен утын җыйсыннар һәм су ташысыннар».
22 Йошуа аларны чакырып алды да болай дип сорады: «„Без сездән бик ерак яшибез“,— диеп, ник безне алдадыгыз? Ә үзегез чынлыкта якында гына яшисез икән.+ 23 Моннан ары сез ләгънәтле,+ һәм сез минем Аллаһым йорты өчен һәрвакыт утын җыеп һәм су ташып кол хезмәтен үтәрсез». 24 Алар Йошуага болай дип җавап бирде: «Синең хезмәтчеләреңә ачык итеп әйттеләр: Аллаһың Йәһвә үз хезмәтчесе Мусага бөтен бу җирне сезгә бирергә һәм мондагы яшәүчеләрне юк итәргә әмер биргән икән.+ Шуңа күрә без сезнең аркада үз җаннарыбыз өчен куркып,+ шулай эшләдек тә.+ 25 Хәзер исә без синең кулыңда. Синеңчә нәрсә яхшы һәм гадел булса, безнең белән шуны эшлә». 26 Ул шулай эшләде дә: аларны исраиллеләр кулыннан коткарды, һәм тегеләр аларны үтермәде. 27 Ләкин шул көнне Йошуа аларга җәмгыять өчен һәм Йәһвәнең ул үзе сайлаган урындагы+ мәзбәхе өчен утын җыярга һәм су ташырга кушты.+ Алар бүгенгә кадәр шулай эшли дә.+